Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнбагыш һәм арахистан хәлвә рецепты

news_top_970_100
Көнбагыш һәм арахистан хәлвә рецепты
Фото: Freepik.com

Өй шартларында көнбагыш яки арахис чикләвегеннән хәлвә ясап була.

Хәлвә ясау өчен кирәк: 300 грамм чистартылган көнбагыш яки арахис чикләвеге, 150 грамм шикәр комы, 50 грамм су, 1 йомырка агы, бер чеметем тоз.

Чистартылган көнбагышны (яки арахисны) табада җылытып алырга һәм блендер белән вакларга.

Аерым савытта 1 йомырка агына бер чеметем тоз салып, миксер белән күпергәнче болгатырга.

Тимер савытта су һәм шикәр комыннан сироп кайнатырга (3-5 минут). Ул сыек та, артык куе да булмаска тиеш.

Аннары күпертелгән йомырка агына шушы кайнар сиропны акрын гына кушып, миксер белән бутарга. Соңыннан вакланган көнбагыш (яки арахис) өстәргә.

Әзер хәлвә массасын тирәнрәк савытка салып, өстен тигезләп, катканчы суытырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100