Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көн видеосы: Сакчылар Кытай рәисе ярдәмчесен залдан этеп чыгарган

Владимир Путин киләсе БРИКС саммитын 2024 елның октябрендә Казанда уздырырга тәкъдим итте.

news_top_970_100
Көн видеосы: Сакчылар Кытай рәисе ярдәмчесен залдан этеп чыгарган
Clideo.com видеосыннан скриншот

22-24 августта Көньяк Африка Республикасында БРИКС (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы илләре берлеге) саммиты уза. Бу чарада БРИКС илләре башлыклары катнаша. Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтәдән онлайн катнашты. Сүз уңаеннан, Владимир Путин киләсе БРИКС саммитын 2024 елның октябрендә Казанда уздырырга тәкъдим итте.

Икътисади һәм сәяси мәсьәләләрдән тыш, күпләрнең игътибарын бер кызыклы вакыйга җәлеп итте. Сакчылар Кытай рәисе Си Цзиньпинның ярдәмчесен залдан этеп чыгара. Бу вакыйганың видеосы интернетта таралды.

Видеодан күренгәнчә, Си Цзиньпин холл буйлап бара һәм залга керә, ә аның артыннан ярдәмчесе ашыга. Си Цзиньпинны көләч йөз белән каршылап залга үткәрәләр, ә артыннан килгән ир-атны сакчылар этеп чыгара һәм ишекләрне ябып куя. Кытай рәисе берничә секунд ябык ишекләргә карап тора.

Бу хәлгә рәсми аңлатма әлегә кадәр булмады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100