Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тиз генә әзерләнә торган көн-төн тортының рецепты

news_top_970_100
Тиз генә әзерләнә торган көн-төн тортының рецепты
Гөлүзә Василова

Тиз генә әзерләнә торган торт. Бер коржны ак килеш, икенчесенә какао кушып пешерергә. Гади крем ягарга һәм "көн-төн" торты әзер була.

Камыр өчен: 4 йомырка, 1 стакан кибет каймагы, 0,5 стакан шикәр комы, 0,5 банка куертылган сөт (сгущенка), 2 аш кашыгы сода, 1 аш кашыгы аш серкәсе, чама белән он.

Крем өчен: 0,5 банка куертылган сөт, 200 грамм атланмай.

Эш барышы: аерым стаканга сода һәм аш серкәсе салып болгатырга. Аннары калган ингредиентларга салып яхшылап болгатырга. Иң соңыннан чама белән он салырга, камыр куе каймак сыман булырга тиеш.

Табаны үсемлек мае белән майларга, камырның яртысын табага агызырга һәм пешерергә куярга. Калган камырга бер аш кашыгы какао өстәргә, яхшылап болгаткач, майланган табага салып пешерергә куярга.

Коржлар пешкәч, аларны суытырга. Атланмайны эре угычтан уарга, куертылган сөт салып, крем ясарга. Ике коржга да крем ягарга һәм икесен дә кремланган ягы белән тоташтырырга, өстенә янә крем сыларга.

Әзер тортны җиләк-җимеш, кондитер эшләнмәләре белән бизәргә була.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100