news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көн саен ничә грамм кызыл ит ашасаң яман шеш куркынычы арта?

news_top
Көн саен ничә грамм кызыл ит ашасаң яман шеш куркынычы арта?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Табиб-онколог, хирург Бадма Башанкаев «Россия 1» телеканалында «О самом главном» тапшыруында кызыл ит белән ризыклар ашау юан эчәклектә яман шеш килеп чыгу куркынычын арттыруын әйткән. Бу турыда «Лента.ру» яза.

Онколог сүзләренчә, көн саен 50 грамнан артык эшкәртелгән кызыл итле ризыклар – ветчина, колбаса, сосиска, бастурма ашау юан эчәклектә яман шеш куркынычын 16 процентка арттыра.

«Чи итне пешергәндә, ул һәрвакыт сорырак төсле була. Ә менә матур булганы – бәйрәм өстәленә кабымлыклар, болар барысы нидер кушып ясалган», – ди табиб.

Табиб Александр Мясников сүзләренчә, кызыл ит канцерогеннар исемлегенә кертелгән.

«Кызыл эшкәртелгән ит асбестка, тәмәке тартуга һәм алкогольгә тиңләштерелгән», – дип өсти Башанкаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар