news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көн саен миндаль чикләвеге ашасаң, нәрсә була?

news_top

Диетолог Натали Риццо көн саен миндаль ашау нәтиҗәләре турында сөйләгән. Бу турыда «Радио 1» яза.

Риццо әйтүенчә, миндальне даими куллану сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Бер уч чикләвектә, ягъни якынча 30 граммда, 6 грамм аксым һәм 4 грамм клетчатка бар. Моннан тыш, анда көнлек Е витамины нормасының яртысы һәм йөрәк сәламәтлеге белән нормаль йокы өчен мөһим булган магнийның якынча 20 проценты бар.

Табиб миндальне иң файдалы чикләвекләрнең берсе дип атаган, әмма калориясе күп булу сәбәпле, көненә бер учтан артык ашамаска киңәш иткән. Риццо сүзләренчә, 30 грамм миндальдә якынча 160 калория бар.

Әгәр кеше өч уч чикләвек ашарга яратса, мондый кабымлыкны туклыклылык ягыннан тулы бер ашау дип санарга мөмкин, дип билгеләгән диетолог. Ул шулай ук шикәр һәм тоз кушылмаган миндаль сайларга киңәш иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар