news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көн саен лимон белән чәй эчсәң нәрсә була?

news_top
Көн саен лимон белән чәй эчсәң нәрсә була?
Владимир Васильев, архив

Лимон белән чәй эчүнең файдасы күп булуын беләләр, ә менә бу эчемлекнең зыянлы яклары да бар икән. Бу турыда киңәшләр сайтында чыкты.

Көн саен лимон белән чәй эчсәң, берничә күңелсез нәтиҗә килеп чыгуы ихтимал.

Беренчедән, лимонлы чәйне күп итеп эчү теш эмален боза. Шулай итеп тешләрнең төсе бозылырга мөмкин.

Икенчедән, аллергиясе булган кешеләргә дә көн саен лимонлы чәй эчмәү хәерле. Аларның тәне кызарырга, бетчәләр барлыкка килергә мөмкин. Бала имезүче хатыннарга аеруча сак булырга кирәк.

Өченчедән, ашказаны кислоталылыгы югары булган очракта лимонлы чәй зыян китерергә, хәтта язвалар барлыкка килергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар