Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көн саен кроссовки кияргә ярыймы?

news_top_970_100
Көн саен кроссовки кияргә ярыймы?
Салават Камалетдинов фотосы

Яссы табанлы аяк киеме гел киеп йөрү өчен файдалы түгел. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Табиб-остеопат Владимир Белаш фикеренчә, кроссовкины көн саен киеп йөрү дә файдага түгел. Мондый аяк киеме аяк табанын дөрес фиксацияләми. Шуңа күрә кешенең авырлык үзәге алга таба күчә, умыртка баганасына, тез һәм бот сөяге буыннарына өстәмә йөкләнеш барлыкка килә.

Моннан тыш кроссовкиларны шактый эластик материалдан ясыйлар, шуңа күрә, йөргәндә аяк табаны дөрес формада булмый. Бу – аяк табаны, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә, деформацияләнүгә китерә, ди белгеч.

Көн саен кроссовки киеп йөрсәң, аяк мускулларына өстәмә йөкләнеш килә. Кроссовки яратучылар еш кына аяк авыртуга, аруга, көзән җыеруга зарлана.

Синтетик материалдан ясалган кроссовкилар һава кертми, тирне сеңдерми, бу исә аллергия һәм гөмбәчек авырулары китереп чыгарырга мөмкин, ди Дмитрий Вилков.

Кеды да кроссовкидан яхшырак түгел, яссы табанлы, амортизациясе булмаган кеды буыннарга һәм умыртка баганасына зыян китерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100