Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көн саен бәрәңге ашаган кешедә нинди чир чыга?

news_top_970_100
Көн саен бәрәңге ашаган кешедә нинди чир чыга?
Фото: © "Татар-информ"

Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Марият Мухина бәрәңгене күп итеп ашау нәтиҗәләре турында сөйләгән. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, бәрәңгенең гликемик индексы югары, ул канда шикәр күләмен тиз арттыра. Бу очракта шикәр авыруы куркынычы арта.

«Бәрәңгенең иң куркыныч ягы – аның гликемик индексында. Глюкозада ул 100 була, кыздырылган бәрәңгедә 95, чипсыда 80. Әгәр бәрәңгене көн саен күп итеп ашасак, кызганычка, без шикәр диабеты белән чирлибез», – ди ул.

Моннан тыш, бәрәңге калорияле ризык булып санала. 100 грамм бәрәңгедә 77 калория бар, физик йөкләнеш булмаса, бу калорияләр май тукымаларында кала. Аннары бу симерүгә китерә, бәрәңгедә булган күп күләмдәге крахмал организмда йод дәрәҗәсен киметә, ди табиб.

«Крахмал йод үзләштерүне боза. Урта полосаларда яшәүче кешеләр еш кына шушы микроэлемент җитмәүдән интегә. Шуңа күрә аларга бәрәңге ашауны минималь дәрәҗәгә калдырырга киңәш ителә», – ди Мухина.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 сентябрь 2023
    Исемсез
    Бэрэнгене сонгы 20 елда гына азрак ашый башладылар, бабайлар гасырлар буе ашаган, авыр физик хезмэттэ эшлэгэн, бэрэнгедэе зыян курмэгэн,90 га кадэр яшэгэн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100