news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Көн саен 10 туңдырма»: Җырчы Зәринә Хәсәншинаны әнисе шаккатырган

news_top

Җырчы Зәринә Хәсәншинаның әнисе Фәнисә ханым кызына студент еллары турындагы хатирәләрне сөйләгән. Җырчының әнисе дус кызы белән 10 сыйныфтан соң Түбән Кама шәһәренә укырга киткән.

«Миләүшә көн саен бүлмәне җыештыра иде, мин җыештырырга яратмаганмындыр инде. Ул караватларны төрлечә тезеп куя иде. Мин кибеткә йөрим. Көн саен 10 туңдырма алып кайтам. Ул – бишне, мин бишне ашыйм. 1 сум ничә тиен иде...» – дип сөйли Фәнисә ханым.

«Бер көндәме?» – дип шакката Зәринә.

«Бер көндә! Күпме инде ул? Әле җитми дә иде. Авыл баласы өчен иң тәмле әйбер туңдырма инде. Аякка да, өскә дә юньле әйбер юк. Безне әни кемдер аша әйтеп кайтарды. «Аны, киткәч, кайтырга ярамыймени?!» – дип. Ә без, тиз генә кайтырга кирәк, дип уйламадык та. Акча җитмәсә дә ятабыз шунда. Рәхәт бит инде – эш юк. Бәрәңге аласы юк», – дип сөйләвен дәвам итә әнисе.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 июль 2025
    Исемсез
    Нэрсэгэ ул безгэ
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар