news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Көн дә бер төш күрәм...» - Җәвит Шакировтан мәзәк

news_top

Әсән-Елга авылында узган Чишмә бәйрәмендә юмор остасы Җәвит Шакиров бер мәзәк сөйләгән. Аны артист үзенең сәхифәсенә урнаштырды.

Авыру табиб янына килә.

«Гел бер төш күрәм, көн саен тычканнар футбол уйный, берәр дару юкмы?» - ди икән.

«Гел бер төш борчыймыни?» - дигән табиб.

«Әйе, менә йоклап китәм генә, тычканнар футбол уйный башлый. Уянып, тагын йоклап китәм, шул төш дәвам итә. Берәр дару бирегез әле», - дигән авыру.

Табиб моңа дару биргән дә: «Менә моны бүген эчсәң, тычканнарны башка күрмәссең», - дигән.

«Ә иртәгә эчсәм буламы?» - дип сорый икән бу ир -ат.

«Ә нигә бүген эчмисең?»

«Бүген финал», - дип әйтә ди.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар