Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Компьютерны сүндерергә кушты». Китапханәче хатынны үз улы чәнчеп үтергән

news_top_970_100
«Компьютерны сүндерергә кушты». Китапханәче хатынны үз улы чәнчеп үтергән
Михаил Захаров/архив

Ростов өлкәсендә яшәүче хатынны үз улы чәнчеп үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәктәптә китапханәче булып эшләүче хатын улын ялгызы үстерә. «Беркем бу хәлгә ышана алмый», – ди авылдашлары.

Тикшерү версиясе буенча, бу хатынны 17 яшьлек улы үтерә. Барысы да компьютер уены аркасында килеп чыга.

«Әле дә башка сыймый. Мәктәптә укытучылар күңелсез, бөтен мәктәп кайгыра. Бүген бөтен укытучылар кара киемнән килде, бөтен коллектив, мондый хәл булганы юк иде», – ди авылда яшәүче ир-ат.

Мәрхүмә хатын озак еллар дәвамында мәктәптә китапханәче, директор урынбасары булып эшли. Кирәк чакта укытучыларны да алмаштырып тора, дәресләр уздыра. Дәресләрне дә кызык итеп алып бара, бар кеше бу хатын турында җылы итеп искә ала.

«Ул күп эшләде, улының барысы да булсын өчен тырышты. Бар көченә аны тартып барды», – ди авылдашлары.

«Ул яхшы кеше иде, һәрчак елмаеп тора, мин аны шулай истә калдырдым. Мин аның беркем белән талашканын ишеткәнем булмады. Коллектив белән дус иде», – ди мәктәптә укыган бер кыз.

Авылдашлары сүзләренчә, бу хатын ире белән аерылган, олы кызы инде үсеп җитеп, башка шәһәрдә аерым яши. Хатын улы белән генә тора. 17 яшьтә ул 9нчы сыйныфта укый. Якынча белешмә буенча, үсмер авыру була, шуңа күрә ул яшьтәшләре белән бергә фәннәрне үзләштерә алмый. Малай әнисе эшли торган мәктәптә укый.

26 февральгә каршы төндә әни кеше улына компьютерда уенны туктатып, йокларга куша, улы тыңламый. Аннары әни кеше компьютерны сүндерә, һәм малай пычакка ябыша. Шулай итеп, үсмер малай анасына берничә тапкыр пычак белән чәнчи.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100