news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Компьютерда уйнарга комачаулаган хатынын үтергән егет Татарстанда качып яткан

Җинаятьче ир 22 яшьлек хатынының мәетен диван эченә яшергән.

news_top
Компьютерда уйнарга комачаулаган хатынын үтергән егет Татарстанда качып яткан

25 яшьлек ир компьютер уены уйнарга комачаулаган хатынын үтергән. Свердловски өлкәсендә яшәүче гаиләдә фаҗига 6 майда чыккан.

22 яшьлек хатын иренә компьютер каршында утырырга, уйнарга комачаулаган. Ир аны үтергәнче кыйнап ташлаган.

Хатынының мәетен диван эченә яшергән һәм үзе Түбән Кама ягына кайтып качкан. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Мәетне ике көннән соң тапканнар. Кызның туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Свердловски өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаятьчене тиз арада Татарстанда табып, кире Уралга кайтарганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар