Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Компьютерда уйнап утырганнан соң, исерек ир-ат күршедәге бер гаиләне үтереп чыккан

1987 елда туган ир-атны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр.

news_top_970_100
Компьютерда уйнап утырганнан соң, исерек ир-ат күршедәге бер гаиләне үтереп чыккан
https://pixabay.com

Красноярск өлкәсендә яшәүче 1987 елда туган Иван Ежовны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда прокуратурага сылтама белән РИА Новости яза.

Тикшерү версиясе буенча, былтыр март азагында Иван вәхши компьютер уеннары карап утыра, бик исерек була. Шуннан соң ул күршедәге бер гаиләне үтерә. Хатын-кыз, аның олы яшьтәге әтисе һәм тугыз яшьлек кызының мәетендә пычак белән кадау эзләре бик күп була.

Аннары җинаятьче эзен яшерергә маташа. Ул мәетләрне үзгәртеп, үзенең җинаятькә катнашу булуын күрсәтмәскә тырыша, диелә бу хәбәрдә.

«Красноярск крае суды дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, Иван Ежовны каты режимлы колониягә гомерлеккә озату турында карар чыгара», — дип хәбәр итә прокуратура.

Иван Ежов мораль зыян һәм җирләү эшләре өчен ике миллион сум акча түләргә тиеш була.

2020 елның 30 мартында бер хатын туганнарының хәлен белешергә дип Щорс урамындагы фатирга килә. 77 яшьлек ир-ат, аның 47 яшьлек кызы һзм 9 яшьлек оныгы идәндә канга батып ята торган була. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

Башта җинаять ир белән хатын кыз сугышканда килеп чыккандыр дип уйлыйлар. Мәетләрнең урнашуы шул хакта аңлаткан кебек була. Ләкин соңрак монда чит кеше кереп үтереп чыккан дип фаразлыйлар.

Шактый кешене. шул исәптән күршедә яшәүче 34 яшьлек Иванны да сораштыралар. Башта ул шаһит буларак бара, аннары дәлилләр аның җинаятьче булуын күрсәтә. 

Иван — компьютер уеннары белән мавыгучы. Үтерергә кергәнче, ул берничә сәгать уйнап утыра, аннары фатирларга шакып йөри башлый. Аңа беркем ачмый, ә мәрхүмнәр аны яхшы белгәнгә күрә, ишекне ачып кертәләр.

Геймер мәетләрне шулай итеп урнаштыра: имеш бабай оныгына пычак кадаган, аннары алар кызы белән бер-берсен үтергән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100