Сургутта яшәүче яшүсмер малайның 12 сәгать буе компьютерда уйнап, баш мие шешенгән һәм эпилепсия өянәге башланган. Бу хакта Топор 18+ «Телеграм» каналы яза.
15 яшьлек малай әти-әнисенә «дустыма кунарга барам» дип алдаган, ә үзе компьютер клубына киткән.
Малай өенә иртән генә кайткан һәм әнисе улының хәле начар икәнен шундук аңлаган. Малай аңлаешсыз сөйләшкән, ә соңыннан егылган һәм тәнен көзән җыера башлаган. Табиблар аңа «күзенең арткы мөгаз катлавы үлгән» дигән диагноз куйган.