news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Компьютерда уйнап, йокларга комачаулаган өчен, әти кеше улын үтергән

news_top

Майда Свердловск өлкәсенең Пышминск районында фаҗига була. Бу хакта «Вести» хәбәр итә.

Төнлә 29 яшьлек ир-ат, кычкырып сүгенә-сүгенә, компьютерда «танки» уенын уйный һәм әти-әнисенә йокларга комачаулый. Әтисе аңа кисәтү ясый. Җавап итеп, улы аны кыйный һәм үтерү белән яный. Шау-шу тавышын ишетеп, йокы бүлмәсеннән әнисе дә чыга һәм ире белән улын аерырга тырышып карый, ләкин аңа да эләгә.

Шуннан соң әтисе, авырткан урыннарын карарга дип, аш бүлмәсенә чыгып китә. Шунда ук, кулына пычак тотып, улы килеп керә. Җинаятьтә гаепләнүче ир-ат өстәлдән пычак алып, улының күкрәгенә һәм башына суга, улы үлә.

Ир-атка карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Эш Камышлы район судында карала.

Суд ир-атны 1 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгара. Аңа, рөхсәт алмыйча, районнан читкә китү һәм яшәү урынын алыштыру тыела, шулай ук ул ай саен махсус органда теркәлеп торырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар