Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Компьютерда эшләү өчен махсус катламлы күзлек чыннан да ярдәм итәме?

news_top_970_100
Компьютерда эшләү өчен махсус катламлы күзлек чыннан да ярдәм итәме?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Компьютерда эшләү өчен махсус катламы булган күзлекләр чыннан да күзләрне саклый һәм цифрлы җайланмаларны озак кулланудан барлыкка килгән дискомфортны киметә ала. Аларга антибликовый – якты тапка каршы – катлам һәм зәңгәр фильтрлар куялар. Алар исә чагылуны киметә һәм зарарлы нурланышны тоткарлый. Бу турыда табиб-терапевт, медицина документациясе буенча эксперт Алисия Милинис сөйләгән. «Известия» шул хакта яза.

«Якты тапка каршы катлам экраннан һәм башка чыганаклардан яктылык кайтарылуны киметергә ярдәм итә. Бу исә күзгә йөкләмәне киметә – ясалма яктылык яки бик ачык кояш яктылыгы булган шартларда эшләгәндә бу аеруча мөһим», – ди табиб.

Аның сүзләренчә, зәңгәр яктылык фильтрлары яктылыкның зәңгәр спектрын тоткарлау өчен кирәк. Компьютер, смартфон, башка цифрлы җайланмаларның экраннары шушы спектрны нурландыра. Әлеге нурланыш күзне ардыра, хәтта йокы сыйфатына да йогынты ясарга мөмкин.

«Тикшеренүләр күрсәткәнчә, зәңгәр яктылык озак тәэсир итү макуляр дегенерация – күз сетчаткасының үзәк өлешен боза торган авыру китереп чыгарырга мөмкин. Бу исә сукыраюгына китерә ала», – ди терапевт.

Ул заманча мониторларның электромагнитик нурланышны минималь күләмдә чыгаруын, аның күзләрнең сәламәтлегенә артык куркыныч булмавын әйтә. Шул ук вакытта махсус катламлы күзлекләр компьютерда эшләгәндә күзләр өчен уңайлылыкны шактый арттырырга, цифрлы җайланмаларны озак куллануның тискәре йогынтысыннан сакларга мөмкин, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100