news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Компьютер хатасы». 25 яшьлек егет яман шештән үлгән

news_top
«Компьютер хатасы». 25 яшьлек егет яман шештән үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Бөекбританиядә 25 яшьлек егет хаталы диагноз аркасында яман шештән үлгән. Лондонда яшәүче Джошуа Уорнерның башындагы яман шешне табиблар компьютер хатасы дип ялгышкан. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Егетнең баш еш авырта башлый, 2 атна авыргач, хәле булмагач, ул табибларга мөрәҗәгать итә. Табиблар компьютер томографиясе ясый, «аппендицит» дип диагноз куялар. Аннары операция ясыйлар.

Кабат тикшергәч, табиблар шешкә игътибар бирми, «компьютер хатасы» дип саныйлар.

Берничә атна узгач, егет аңын югалтып егыла, «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Биредә баш миендә яман шеш булуы раслана. 12 көннән Уорнер үлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар