«Компьютер аша җырлый, бии белми». Гүзәл Уразова кызын тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирде
Әни кеше кызы Элларига әле 14 яшь кенә булуын, оялчан һәм тыйнак бала икәнен әйтә.

Гүзәл Уразова кызы Элларины тәнкыйтьләүчеләргә җавап бирде. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә пост язып калдырган.
«Бүген миңа якыннарым бер инстаграм ресурсында Эллари турында куелган пост астында язылган комментарийларга ссылка җибәрделәр. Укып чыктым. Шундыйрак комментлар: «Бу бала компьютер аша гына җырлый, акчаң булса җырларга була, бүрәнә кебек, бии белми, акча менгезә инде».
Минем артист, җырчы буларак түгел, әни буларак шуны әйтәсем килә. Эллари җырчы булам дими, мәктәптә яхшы билгеләргә укый. Без сорагач, беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясады. Әлбәттә, музыкаль белеме юк, җырлаганы юк, бәлки каушагандыр да. Аннары, ул биюче дә түгел. Бары тик 14 яше тулган бала.
Үзе тормышта бик тыйнак, оялчан бала.
Аудитория белән эш иткән кайбер кешеләр дә зур булмаган сәхнәгә чыгып югалып калалар. Беренче тапкыр 7 меңнән артык кеше алдына чыккан бала өчен ярыйсы чыгыш ясады дип уйлыйм. Менә яклыйм әле әни буларак.
Ә борчылган, канәгать булмаган кешеләрне тынычландырасым килә.
Эллариның тавышы юк, компьютер тавышы белән җырлый, акча җырлата аны, үзе бүрәнә кебек, бии белми! Булдымы?
Ләкин бала сезнең комментарийларны күреп борчылмасын иде дип телим, ни өчен дигәндә, без аның сәхнәгә чыгуын сорадык. Элларига уңай теләкләр җиткергән һәрбер кешегә рәхмәт әйтәсем килә», — дип яза ул.
Инстачылар Элларины юата. «Әти-әнисендә моң булган балада нишләп моң булмасын ди әле ул… Эллари, менә шуны исбатлар өчен генә дә җырлавыңнан туктама, җырла, бие. Афәрин, сокланам бу гаиләгә», — диләр.
Гүзәл Уразовага «бер дә юкка колак салма», «кулыннан килмәгән кеше көнчелеге белән яза», — диләр, бу гаиләгә уңышлар телиләр.