Композитордан соңгы сүз: «Разил абый, сезнең өчен бу шигырьнең мөһим булганлыгын беләм..»
Композитор, пианист, ТР һәм РФ Композиторлар берлеге әгъзасы Миләүшә Хәйруллина социаль челтәрләрдә Разил Вәлиев белән хушлаша:
«Бәхетле булсыннар җырларым»...
Разил абый миңа үзе шалтыратып, бу шигырьне тәкъдим иткән иде. Аның язылу тарихын сөйләде. Беренче сүзләрен укуга ук, күңелемә көе килде. Беренче ноталарыннан ук күз яшьләрем елга булып акты. Мин яздым һәм еладым.
Разил абый, сезнең өчен бу текстның ничек мөһим булганлыгын беләм. Хәзер ул барыбыз өчен дә икеләтә кадерле… Урыннарыгыз җәннәттә булсын. Уртак иҗатыбыз өчен зур рәхмәт!»
БӘХЕТЛЕ БУЛСЫННАР ҖЫРЛАРЫМ
(Әлеге җыр Хәния Фәрхи истәлегенә язылган, видеода Эльза Заяри башкара)
Мин җиргә яз белән килгәнмен,
Еласы урында көлгәнмен.
Күз яшен йөрәккә яшереп
Яшисен алдан ук белгәнмен.
Кушымта:
Мин китәм мәңгелек иленә,
Хушыгыз, урманнар, кырларым.
Мин китәм язмышка ияреп,
Калдырып иң газиз моңнарым.
Мин китәм мәңгелек иленә, –
Бәхетле булсыннар җырларым.
Мин җирдә моң эзләп яшәдем,
Яшеннәр сукса да, дәшмәдем.
Елларым чабудан тартканда,
Алкышлар шавыннан яшәрдем.
Кушымта.
Дөньяда килү бар, китү бар...
Газаплы ул көнне көтүләр.
Мин сезгә мең кабат бурычлы, –
Мин киткәч, бурычым җыр түләр.
Кушымта:
Мин китәм мәңгелек иленә,
Хушыгыз, урманнар, кырларым.
Мин китәм язмышка ияреп,
Калдырып иң газиз моңнарым.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Бәхетле булсыннар җырларым.