Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Урал Рәшитов: Бүләк итеп бирелгән җырларым күп, бушка булгач Фирдүс Тямаев очып килде

28 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Туган тел” телеканалының концерты узды. “Интертат” хәбәрчесе сәхнә артында дистә еллар дәвамында халык күңеленнән төшмәгән җырлар авторы, композитор Урал Рәшитов белән әңгәмә корды.

news_top_970_100
Композитор Урал Рәшитов: Бүләк итеп бирелгән җырларым күп, бушка булгач Фирдүс Тямаев очып килде

Бүгенге көндә Урал Рәшитов Уфада яши. Татар эстрадасында әлеге композиторның җырларын башкармаган җырчы калмагандыр да. Тамашачыларга ул иҗат иткән “Туган як”, “Әлдермеш”, “Кызыл розалар” кебек хит җырлар яхшы таныш.

- Урал абый, бүгенге көндә иҗатыгыз дәвам итәме?

- Мин берничә ел иҗат итүдән бөтенләй туктап тордым, тәнәфес ясадым. Рухи яктан бик нык таушалдым, ял китәргә кирәк булуын аңладым. Көз аенда гына Казанда булдым. “Урал Рәшитов кайткан”, дип халык күтәреп алды. Шуннан соң кабаттан, яңа көчләр белән җырлар иҗат итә башладым. Хәзерге вакытта яшьләр еш мөрәҗәгать итә. Ул яктан мин бик бәхетле кеше.

- Сезнең җырларыгызны Хәния Фәрхи, Вәсилә Фәттахова кебек талантлы җырчылар башкарды. Кызганыч, арабыздан вакытсыз киттеләр. Аларны алыштырырлык җырчылар бармы?

- Хәния минем утыздан артык җырымны башкарды. Җырларымны тамашачы күңеленә җиткерә алганы өчен аңа күрешкән саен рәхмәт әйтә идем. Хәниягә нинди җыр кирәк икәнен мин алдан ук аңлый алдым. "Әлдермеш" җыры да шулай тиз арада гына иҗат ителде бит. "Иртәнгә җыр кирәк", - дип килде ул яныма. Иҗат иттем. Хәния аны беренче тыңлаудан ук ошатты. Җырның уңышы күп очракта башкаручыдан да тора. Ул яктан миңа бәхет елмая. 

Җырларымны һәрвакыт дәрәҗәле җырчылар башкарды. Вәсилә Фәттахованың "Туган як" җырын бөтен дөньяда беләләр. 

Аларны алыштыра алырдай җырчылар бар дип әйтә алмыйм. Һәр башкаручының үзенә генә хас башкару осталыгы була.

- Бүгенге көндә сәхнәгә чыккан җырчылар, җырның авторларын әйтмиләр. Бу нәрсә белән бәйле?

- “Татарстанда композиторлар күләгәдә кала һәм читтә кала, аларның исеме халыкка билгеле түгел”, - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Башкортстанда андый вәзгыять күзәтелми. Композиторларга игътибар итүчеләр, хөрмәт белән караучылар күп. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем композитор буларак Татарстанда танылу алдым. Бик күп җырларым монда хитка әйләнде, популяр булды. Кая гына барсам да, мине үз иттеләр. Үзем дә сизмәстән күтәрелеп киттем һәм шул дәрәҗәмне югалтмадым. 

Билгеле, башка композиторлар арасында югалып калмас өчен һәрвакыт иҗат итәргә, үзенне күрсәтергә кирәк. Шуның өчен җыр авторлары өчен төрле проект, бәйгеләр җитми. Яшь композиторларга да үз сәләтен күрсәтергә мөмкин булыр иде.

Гадәттә, чыгыш ясаганда җырчыларның күбесе “сезнең игътибарга үземнең яңа җырымны тәкъдим итәм”, ди. Авторлар әйтелми. Мин аңа каршы түгел. Хәзерге вакытта минем җырларымны икенче буын башкара, сөенәм генә. “Урал абый, җырның авторы буларак сәхнәдә исемеңне атармын”, дип кайбер башкаручылар. “Юк, кирәкми”, дип каршы чыгам. Җыр ул үзе тыңлаучысын таба, шуннан соң композиторның да исеме билгеле була. Тыйнак кына иҗат итәм, халык мине болай да белә. Җырлар өчен вакланып йөрисем килми.

- Татарстанда иҗат иткән кайсы композиторлар белән аралашасыз?

- Татарстанда иҗат итүче композиторларның иҗаты миңа таныш, аларны күзәтеп барам. Бүгенге көндә мин Альфред Якшимбетов, Фирзәр Мортазин, Айдар Тимербаев белән таныш. Яшьрәк чакта ниндидер көндәшлек бар иде, узыштан җырлар яздык. Хәзер барыбыз да үз урынын белеп эшли.

- Җырларыгызны күпмегә сатасыз?

- Минем бервакытта да җырларымны сатканым булмады. Җырчыларга тәкъдим итәм, алар аны башкара. Дөресрәге, бүләк итеп бирәм. Җыр сатып барыбер баеп булмый. “Уралның җырларын акча түләп алганым юк. Шуның өчен алар тиз арада популяр булып китә”, дип әйтә иде мәрхүм Хәния Фәрхи. “Син иҗатынны шулай түбән бәяләмә. Ни өчен җырларны бушка таратасың?”, дип сорый танышларым. 

Аның бит уңай яклары да бар. Мәсәлән, бушка җырларымны алган башкаручылар иҗат кичәләремдә бик теләп чыгыш ясый. Шунда җырны акчага бирсәң, борылып та карамаслар иде әле. Күптән түгел Фирдүс Тямаевка “Кайтам әле туган авылыма” җырын тәкъдим иттем. Бушка дигәч, очып кына килде.

- Элвин Грейның җыр сорап мөрәҗәгать иткәне булдымы?

- Элвин Грей белән уртак җырыбыз юк. Мин аның иҗатын читләтеп уздым. Бәлки, киләчәктә аның өчен дә җырлар иҗат итәрмен. Бу башкаручының иҗатын күзәтәм. Бик тырыш егет, аны күптәннән беләм. Һәрвакыт үзенең кечкенә генә студиясендә җырлар яза иде. Безнең белән төрле концертларга катнашып йөрде.

- 2020 елда халык санын алу вакытында үзегезне кем дип яздырачаксыз?

- Минем өч балам да башкорт милләтеннән дип язылган. Хәзерге вакытта Башкортстанда яшибез бит. Үзем яртылаш татар, яртылаш башкорт. Бу хакта бер дә уйлаган юк. Ничек язсам да үкенеч булмас. Бу ике тугандаш милләтне аерып караганым юк. Шуның өчен җырларым да халыкара мөнәсәбәтләрне чагылдыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100