Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Шамил Шәрифуллинның кызы: «Әтиемнең йөрәге милли музыка киләчәге өчен әрнеде»

«Татар китабы йорты»нда композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шамил Шәрифуллин истәлегенә багышланган кичә булды. Композиторның кызы Гүзәл Әбелханова «Интертат»ка Шамил Шәрифуллинның мирасы, ни сәбәпле әсәрләренең опера театрында куелмавы турында сөйләде.

news_top_970_100
Композитор Шамил Шәрифуллинның кызы: «Әтиемнең йөрәге милли музыка киләчәге өчен әрнеде»
Шәрифуллиннар гаиләсе архивыннан, Айгөл Окутан, Салават Камалетдинов

«Яшьләр классик әсәрләрне белеп, тыңлап үсәргә тиеш»

Концертны Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка камера оркестры оештырды. Музыкаль кичә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры – «Татар китабы йорты»нда үткәрелде. Кичә башланырга санаулы минутлар гына калса да, Гүзәл ханым Әбелханова белән әңгәмә корып алдык.

– Гүзәл апа, Шамил абый истәлегенә концерт уздыруның инициаторы кем?

– Искә алу концертын Милли музыка оркестры музыкантлары оештырырга булды. Чөнки соңгы елларда аның әсәрләрен иҗаты белән таныш булган дирижерлар, хор белгечләре пропагандалый: хор өчен язылган әсәрләрен башкара. Әмма әтиемнең хор өчен язылган әсәрләреннән тыш, симфоник һәм камера оркестрлары өчен язылган әсәрләре дә бихисап. Милли музыка оркестры әтиемнең әсәрләрен башкарачагын белгәч, бик сөендем. Безнең мәдәниятебез үлми икән әле, дигән нәтиҗәгә килдем. Хәзерге болганчык заманда мондый концертлар йөрәккә май булып ята. Яшь музыкантлар бик тә кирәкле эш алып бара, Солтан Габәши, Мансур Мозаффаров һ.б. композиторларыбызның әсәрләрен, партитураларын табып, башкаралар. Бу – бик тә шәп. Балалар, яшьләр классик әсәрләрне белеп, тыңлап үсәргә тиеш!

Әтиемнең камера һәм уен кораллары өчен язылган әсәрләрен актив пропагандалау эшен соңгы 20 елда мин алып бардым. Бу эш әле үзе исән вакытта ук башланган иде. Үз вакытында мин беренче тапкыр Татарстанда «Классика һәм хәзерге заман» дигән проект башлап җибәрдем – камера оркестрлары Татарстан буйлап концертлар куеп йөрде. Әлеге проект 10 еллап дәвам итте. Аннан соң башка форматка күчтем, соңыннан «La Primavera» оркестры директоры булдым. Коллективны Россия һәм дөнья буйлап төрле җирләргә йөрттем. Мәскәү, Питер, Екатеринбург һ.б. шәһәрләрнең затлы залларында концертлар куйдык... Санап бетерерлек түгел. Казанны әйтмим дә. Зур концертлар залында оештырган концертларның иге-чиге юк иде. Чынга ашып бетмәгән планнар да калды, әмма эше дә җаваплы иде. 25 ел эчендә 500ләп чара үткәргәнмендер.

Хәзерге вакытта 2нче сәнгать мәктәбенең директор урынбасары вазифасында.

«Әтием 30 ел буе фольклор материаллары җыйды»

– Шамил Шәрифуллин вафатыннан да 16 ел узып киткән икән. Кеше китә, әмма ул иҗат иткән әсәрләре кала. Әсәрләре ни хәлдә, алар яшиме?

– Композитор, фольклорчы буларак әтиемнең татар милли музыкасының киләчәге өчен йөрәге әрнеде, бик тә борчылды. Татарларның этник төркемнәренең фольклорын биш бармагы кебек бик яхшы белә иде. Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы профессоры буларак та студентларны, беренче чиратта, үз милләтләренең фольклор әсәрләрен тыңларга чакыра иде. Аның фикеренчә, теләсә кайсы композитор үз өлкәсендә уңыш казансын, үсеш кичерсен өчен төп нигез – фольклорда. Иоганн Бах, Людвиг ван Бетховен... Кайсы гына исемне телгә алма, барлык бөек композиторлар әсәрләрен үз халыкларының фольклоры нигезендә язган. Һич кенә дә тамырларыбызга балта чабарга ярамый.

Хәзер нәрсә күзәтәбез: яңа, авангард юнәлеш бик популяр. Сүз уңаеннан, Шамил Шәрифуллин да әлеге юнәлештә музыка язарга оста иде. Пленумда Скрипка һәм фортепиано өчен соната әсәре яңгырагач, консерваториянең композиция кафедрасы профессоры Альберт Леман әтиемә: «Сез моны бик оста эшлисез. Әмма бу юнәлеш бушлыкка илтә», – дип әйткән. Шулчак әтием уйга калган, фольклор чыганакларына мөрәҗәгать иткән.

19 яшеннән ул халык авыз иҗатын яза, терки барган. «Җырларда иске татар, фарсы сүзләре очрый, мин берни аңламый идем», – дип искә алып сөйләгәне булды әтинең. Ул 1917 елга кадәр сөйләмдә кулланылган иске татар теле булган инде.

Шулай булгач, әти еш кына галимнәргә мөрәҗәгать итте. Ахыр чиктә, ул тарихчылар, филологлар белән дуслашып бетте. Сүзлекләрне актарып, эзләнеп утырган чаклары да күп булды. 19 яшендә шул иске татар телендә кулланылган сүзләрне аңламаган булса, тора-бара, инде ул борынгы сүзләрне бик тә җиңел аңлый, сүзлекләрсез тәрҗемә итә башлады.

Әтием 30 ел буе фольклор материаллары җыйды. «Антология-путеводитель по татарской народной музыке» («Татар халык музыкасы буенча белешмә-антология») дип исемләнгән тирәнтен фәнни хезмәте бүгенге көнгә кадәр бастырылмаган. Бу хезмәтендә Шамил Шәрифуллин фольклорчы-галим, халык авыз иҗаты белгече буларак көч куя. Әтием фольклорны өйрәнеп кенә калмыйча, аны системага сала. Хезмәт 4 томнан гыйбарәт. Аерым алганда: балачак фольклоры, яшьлек чоры фольклоры, җитлеккәнлек чор һәм өлкән чор фольклоры. Халык көйләрен расшифровкалау нигезендә, ул безнең мәдәният, музыкага кагылышлы бик кызыклы нәтиҗәләр ясый иде.

Тарихны яңадан күчереп язарга мөмкин, ә гасырдан-гасырга җырланылган, телдән-телгә күчкән авыз иҗатында көй дә, сүзләр дә үзгәрешсез саклана. Сүзләрне исә җырдан берничек тә алып ташлап булмас иде. Музыка гасырлар чиген узып, халыклар белән нинди вакыйгалар булганлыгын, теге яки бу халыкка нинди халык йогынты ясаганын чагылдыра. Барысын да музыка үзенә сеңдерә, аны ишетеп була.

Моны, мисал өчен, Шамил Шәрифуллинның «Борынгы халык моңнары» дип исемләнгән китаптан да аңларга була. Китапта барлыгы 10 фортепиано өчен миниатюралар бар. Алар татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә төрле галим-фольклорчылар тарафыннан яздырылып алынган булган. Әти әлеге көйләрне уен коралында уйнар өчен җайлаштырган. Хәзер инде бу көйләрне хор һәм ансамбль коллективлары башкара.

«Татар халкы үзенең әби-бабайлардан калган хәзинәдә нәрсәләр барлыгын белми»

– Антология хәзерге вакытта Сездә сакланамы?

– Әйе. Бер экземпляры нәшриятта. Инде ничә ел бастырып чыгарганнарын көтәбез. Антологиянең күләме бик зур. Хәзер исә, өлешләп-өлешләп чыгарырга, дип карар кабул иттеләр. Антологиядә Татарстанның күренекле фольклорчыларының шәрехләмәләре бар, шулай ук әтинең дә шәрехләмәсе кергән. Минемчә, әлеге антология әтиемнең бөтен тормышының төп хезмәте булып тора. Ул үзенә үзебездән тартып алынган халык байлыгын кире халыкка кайтару бурычын куйган иде.

– «Тартып алынган байлык» дигәндә нәрсәне күз уңында тотты икән?

– Берничә тапкыр имля алмашыну вакытында хәзерге кирилл графикасына күчерелми калган хәзинәләр. Бездә тулаем музыка культурасын тартып алганнар. Хәзер татар эстрадасында җырчыларның нәрсә җырлаганнарын ишеткәнегез бармы? Гафу итегез, бу – тәртипсезлек. Бу бөтенләй безнең музыка түгел! Аны нәрсә дип тә атап булмый. Хәзерге эстрада җырларын музыка дип әйтергә телем әйләнми. Төрле кисәкләрдән җыелган әллә нәрсә... Теле генә татар. Әле алай да, татар шигыренең иң матур үрнәге дип әйтеп булмый. Шуңа күрә әкрен темплар белән булса да, булган байлыгыбызны халыкка кайтарырга кирәк.

Мин инде бик күп музыкантлар, җырчылар белән аралаштым. Аларның һәрбарчасы алынырга әзер. «Бик рәхәтләнеп башкарыр идек», – диләр. Антология басылып чыкканнан соң, андагы әсәрләрне профессиональ дәрәҗәдә җырлап булыр иде. Җырчыларыбыз эстрадада яңгыраган сафсатаны җырлаганчы, шушы байлыгыбызны башкарсалар, яхшы булыр иде. Хәзерге композиторларыбыз да осталык, профессиональлекнең эталоны дип әйтә алмас идем, ләкин халык, ни өчендер, аларның әсәрләрен яратып тыңлый.

Бу хезмәтне халыкка җиткерү эше белән шөгыльләнергә кирәк, бу – бик зур хезмәт. Моны бер генә кеше дә ерып чыга алмый. Шуңа да яшь буын арасында битараф булмаган музыкантлар барлыгына сөенеп туя алмыйм (Милли музыка оркестры турында сүз бара – авт.).

Оештыру өлкәсендә 30 еллап тәҗрибәм бар, чара үткәрә башлаганда, көтмәгәндә-уйламаганда өстәмә мәшәкать, сораулар килеп чыга. Төмән, Красноуфимск якларында булганда милләттәшләребезгә татар музыкасы турында сөйләп, язмалар тыңлаткач, күз төпләре кызарып, яшьләнеп чыкты. Яныма килеп: «Йә Хода, шулкадәр искитмәле музыка! Аның безнеке икәнлеген белмәдек тә», – дип әйттеләр. Татар халкы үзенең әби-бабайлардан калган хәзинәдә нәрсәләр барлыгын белми. Ә без белергә бурычлы! Бу бит – безнең мәдәниятнең онытылган катламнары. Әйтүемчә, аны системалы рәвештә этаплап халыкка кайтарырга кирәк. Моны төрле ысул белән башкарып чыгып булыр иде: эстрада, профессиональ музыка аркылы һ.б. Шамил Шәрифуллин исә үзенең үрнәгендә иҗатта композиторларга ни рәвешле музыкаль материал белән эшләп булганлыгын аңлатты.

Әтиемнең авторлык җырлары да искитмәле. Шуңа да карамастан, татар фольклорына игътибарын юнәлткән иде. Чөнки үзен хөрмәт итүче һәр композитор фольклор белән эшләргә тиеш, дип саный иде әтием.

– Антология турында сорап бетермәдем. Ул басылып чыктымы инде?

– Әлегә без антологиянең беренче өлешен нәшер итү турында нәшрият белән сөйләшүләр алып барабыз. Бу проектны инде «югарыда» карадылар, хупладылар. Срогын әйтә алмыйм. Бәлки, киләсе елда басылып чыгар... Әмма бик тә басылып чыгуын телибез, чөнки хезмәт искитмәле зур. Аны шулай ук балалар телеканалына да кертеп булыр иде. Педагогларга, музыка мәктәпләренә таратсаң да яхшы. Бездә нәтиҗәле эшләгән педагоглар бар. Балалар шушы хәзинәне белсен, җырласын, шундый байлыгыбыз бар безнең, дип горурлансын иде.

Фото: © Айгөл Окутан

«Әтинең балетлары – дөнья күләмендә премьера булырлык әсәрләр»

– Гүзәл апа, Шамил Шәрифуллинның авторлык әсәрләренә килгәндә, ул балет та язган булган икән. Куелганы булдымы?

– Безнең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры куймый.

– Ни өчен?

– Миндә дә бик зур сорау. Әтинең 2 балеты бар. Үз вакытында хәтта опера язарга да теләге бар иде, булып чыкмады. Нәҗип Җиһанов: «Кая инде син, амбицияләрең белән, башың яшь әле», – дигән булган. Әти өлкәннәрнең сүзенә колак сала иде һәм опера язмаска карар кылды. Гәрчә уйлары булса да…

Балетларны кую буенча сөйләшүләр алып барачакбыз. Дөнья күләмендә премьера булырлык әсәрләр ул. Татарлар бит Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буйлап сибелгән. Шуңа күрә балетны дөньяның төрле төбәкләрендә куеп булыр иде. 2005 елда «Күренекле 100 татар кешесе» дигән китапны тәкъдим итүнең инициаторы булдым. Чемоданга төядем дә, үзем белән алып киттем. Китапларны тәкъдим иткәндә, милләттәшләребезнең күзләреннән тәгәрәп төшкән күз яшьләрен күреп шаккаттым.

«Татар биюләре» («Татарские танцы») дигән балетын әти 2006 елда язды. «Татарские буколики» (татар авылы тормышыннан картина) балеты 2005 елда язылды. Татар симфоник музыкасында беренче тапкыр татар авылының көнкүрешенә игътибар бирелде. 7 өлештән торган бик матур музыка ул, анда шигъри картиналар бар. Авыл ничек уяна? Музыка аркылы шул күренеш тасвирлана. Икенче өлеше, мәсәлән, «Эшкә» дип атала. Ул «икеле фуга» («двойная фуга») формасында язылган.

Ягъни, музыка инде язылган, ул бар, сәхнәгә куелышын көтә. Тик, опера театрының сәясәте безнең милли мәдәниятебезне пропагандалауга юнәлдерелеп бетерелмәгән. Татарстан Дәүләт симфоник оркестрында да шул ук хәл. Әйе, «Мирас» фестивале бар. Әмма бу гына җитми. Совет заманында илдә бөтенләй башка сәясәт алып барылды, төрле төбәкләрдә милли мәдәният пропагандаланды. Пленумнар була торган иде, хәзер алар да юк. Бердәнбер «Мирас» фестивале калды. Анда төрле композиторларның әсәрләре тәкъдим ителгән, бөтенесе дә татар композиторларыныкы түгел. Хәтерлим, таҗик композиторы Толибхон Шахидинең әсәрләре дә куелган иде. Ә аның татар мәдәниятенә нинди кагылышы бар?

Шөкер, бездә Ильяс Камал кебек яшь, талантлы татар композиторлары бар. Сүз уңаеннан, мин Ильясны бик хөрмәт итәм. Ул безнең тамырларыбыздан аерылмаган. Партитураларны таба, яңарта. Бу – бик тә зур, җитди хезмәт. Менә шундый яшь композиторларны пропагандаларга кирәк, дип саныйм.

Бездә үз-үзен пропагандалаучы композиторлар да бар. Фамилияләрен әйтеп тормыйм. Кемнәр икәнен болай да аңларсыз дип уйлыйм. Минем аларга каршы дәгъвам юк. Күп эшлиләр, афәрин. Әмма аларның әсәрләрендә милли колорит юк.

Фото: © гаилә архивыннан

– Ничек итеп көрәшергә җыенасыз?

– Юк, беркем белән дә көрәшергә кирәкми. Тынычлап үз эшеңне эшләргә генә кирәк. Мин 30 ел үз эшемне эшлим. Талантлы шәхесләребезнең иҗатын үстерү, таныту максатыннан, үз вакытында продюсерлык үзәген ачарга хыялландым. Һәм мин аны эшләдем дә. Чөнки мин кечкенә булганда ук, әтинең бик күп эшләгәнен күреп үстем. Әти популяр композитор булса да, аның әсәрләрен башкарсалар да, югары дәрәҗәдә башкардылар, димәс идем.

«Профессиональ продюсерлык һәм менеджмент нәрсә соң ул?» – дигән сорау куйдым үз-үземә. Максатчан рәвештә шул эшкә өйрәндем, чөнки бу юнәлешне Татарстанда үстерергә кирәк. Әмма аны белеп эш итәргә кирәк. Шуңа күрә дә моның өчен аерым уку зарур. Беренче белемем буенча мин – пианист. Казан дәүләт консерваториясен тәмамладым. Икенче белемем – икътисад өлкәсе буенча.

5 яшьтән сәхнәдән төшмәдем. Консерватория каршындагы махсус мәктәптә белем алдым. Укытучыларымнан уңдым, дип әйтә алам. Шуңа күрә хәзер Айдар Ниязов кебек яшь, энтузиаст музыкантларның булуы – бик шәп! Безнең төрле буын вәкилләре булуыбыз да элемтәләрне булдырырга комачау итми, мин, мәсәлән, үз тәҗрибәмнән чыгып, яшьләргә алга таба тагын да тизрәк үсеш кичерер өчен бик күп файдалы киңәшләр бирәм.

«Бөтен эшен ташлап, ярдәм итәргә әзер булган, яраткан әти иде ул»

– Бүген Шамил абый турында сөйләшәбез. Шуңа күрә хәтерне яңартып алыйк әле, нинди кеше, музыкант буларак истә калды ул?

– Беренче чиратта, сеңлем Ләйсән белән ул безнең өчен яраткан әтиебез иде. Бөтен эшен ташлап, ярдәм итәргә әзер булган, яраткан әти. Ул бик тә ачык, якты, ягымлы кеше иде. Студентларын да кайгыртып яшәде: шәкертләре белән өйдә сәгатьләр буе өстәмә дәресләр үткәрә иде. Педагог буларак, минем белән дә шөгыльләнде (Гүзәл Әбелханова пианист белгечлеген үзләштерә. – авт.).

Фото: © Рафхат Якупов

Ул Төркмәнстанда туган, ә анда музыка мәктәбе булмаган. 17 яшендә Казанга килгәч, үзлегеннән музыкага тартыла: музыка училищесына укырга керә. Василий Плетнев (танылган пианист Михаил Плетневның әтисе) классында укый башлый. Башкаручы буларак менә дигән баянчы иде ул. Укытучысы аны баянчы булырга әзерләгән, чөнки әти 1,5 ел эчендә Бөтенсоюз конкурсы лауреаты исемен алган. Бөтен кеше әтине «оста баянчы булыр инде» дип уйлаган. Ә әти шул вакытта беренче әсәрләрен иҗат итә башлый.

Альберт Леман дигән укытучыга баргач: «Беләсезме, бишенче Яхин булганчы, беренче Шәрифуллин булуыгыз яхшы булыр», – дип, әтинең үз стилендә иҗат итүен хуплаган. Әтинең композитор буларак безнең белән шөгыльләнгәнен яраттым, чөнки ул һәр әсәргә анализ ясый, композиторның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлатып бирә иде. Күпләр уйлаганча, музыка – сәнгатьнең абстракт төре түгел, ә математика фәне кебек, төгәл фән. Музыка төзелешенең билгеле бер кануннары бар, кемдер ул осталыкны үзләштерә, кемдер – юк. Әлбәттә, бу осталыкка ирешү зур хезмәтне сорый.

Фото: © Наилә Шәрифуллина

...Ничек итеп композитор булып буладыр, һаман да шуңа төшенә алмыйм. Совет чорында компьютерлар юк иде бит, без әтигә партитурадан партияләрне күчереп бирергә ярдәм итешә идек. Барысы да берьюлы яңгыраганда акылдан шашарсың, гади кешенең башы ярылыр иде... Ә аларның башында шул партитураларның барысы да берьюлы яңгырый, күз алдына китерәсезме?! Композиторларны мин башка планетадан дип тә әйтер идем. Шул дәрәҗәдәге баш миенә йөкләнеш (нагрузка) килә! Моңа һәр кеше дә чыдый алмас иде.

Шуңа күрә дә композиторлар күп түгел. Санап карасагыз, дөнья буйлап композиторларның саны рәссамнар һәм язучы/шагыйрьләр саныннан күпкә аз. Кемдер мондый статистика турында уйлаганы булды микән? Чынлыкта, композиторлар аз.

Фото: © гаилә архивыннан

– Белүемчә, Шамил абый музыка мәктәпләренә дә программа әзерләгән булган?

– 1997 елда әтием балалар музыка мәктәпләре, урта махсус уку йортлары өчен татар халык музыкасы буенча программа бастырып чыгарды. Иганәчеләр тапты, һәм үзе бастырып чыгарган программа Россия буенча бик тиз таралып бетте. Программаны югарыда телгә алган антологиягә карата аңлатма язуы дип атап була. Ул музыка һәм сәнгать мәктәпләре, музыка училищелары татар музыкасын системалаштырып, база программасын әзерләде. Уку йортларында татар музыкасы укытыла, әмма ул анда үз өлешен кертте. Программа чыккан вакытта методика кабинетын милли мирасыбызны пропагандалаудан ерак торган шәхес җитәкли иде. «Юк, без моны бастырмыйбыз», – дип кулын селтәде... Программада кызыклы шәрехләмәләр бар. Мәсәлән, безнең традицияләр, йолалар, бәйрәмнәр турында. Ул әтинең кереш сүзе белән татар һәм рус телләрендә язылган.

«Музыкант булыр өчен, кимендә 20 ел укырга кирәк»

– Татар эстрадасы турында ни дияр идегез?

– Халык, ни өчендер Салават Фәтхетдиновларны ярата. Салават белән концертларда кисешкән булды. Мин аны югары дәрәҗәдәге әхлак һәм культура үрнәге дип әйтә алмыйм. Гәрчә, ул бик күп яхшы эшләр башкарды һәм башкара: балаларга, яшьләргә булыша. Әмма ул нинди җырчы инде? Халыкчан ачык тавыш белән җырлый инде ул. Җырчы булыр өчен, мәсәлән, профессионал-музыкант буларак, минем, аның композиторлык осталыгына, академик җырлау осталыгына карашым бик җитди. Бу осталыкларга җитди төстә өйрәнергә кирәк. Музыкант булыр өчен, кимендә 20 ел укырга кирәк. Әйтик, 5 яшьтән алып 25 яшькә кадәр. Һәм аннан соң гомер буе үз өстеңдә эшләргә, өйрәнергә. Чөнки һәрчак камилләшергә кирәк, бер урында гына таптанып торып булмый.

Хәзер худсоветлар юк. Һәм бу – коточкыч! Россиядә генә түгел, дөньяда коточкыч хәл күзәтелә. Музыка өлкәсендә белеме булмаган кешеләр сәхнәгә үрелә. Өч нота язарга өйрәнәләр дә, аранжировщикка заказ бирәләр. Җыр чыккач, үзләрен композитор-җырчы дип язып куялар. Ояттан хурланып үләр идем! Нинди композитор чыксын инде бу кешедән? Композитор ул – төрле жанрларда һәм стильләрдә эшли, аранжировкалар ясый, киномузыка, партитура яза белә торган кеше. Менә ул композитор була. Шул очракта син үзеңне композитор дип атый аласың.

Шул ук җырлар гына яза торган Александра Пахмутовалар бар. Алар барысы да – профессиональ композиторлар. Шул ук Илһам Шакиров. Ул да халык мәхәббәтен яулаган чын профессионал. Зилә Сөнгатуллина, Винера Ганиеваның, мәсәлән, консерватория белеме бар. Алар барысы да классик арияләр башкарган. Соңрак һәркем үз юнәлешен сайлаган. Һәм аларның Җырчы булып аталырга хаклары бар.

Әтинең сөйләгәне истә калган. 1986 елда Габдулла Тукайның 100 еллыгына «Озари мне душу песней» дип исемләнгән фильм төшергәннәр. Әтигә «төрле татар композиторларының әсәрләрен берләштерергә» дигән бурыч куйганнар. Әти бу авыр эшне башкарып чыккан. Инде студиягә язылырга килгән. Килсә, студия ачык икән. Илһам Шакиров инде 1 сәгать алдан килеп, тавышын «җылыта», көйләп ята икән. Менә ул профессионал! Өлкән яшьтә булуына карамастан, эшкә мөнәсәбәте нинди булган, күрегез!

Проектларга әзерләнгәндә үз-үзләрен пиарлаган композиторларны беләм. Спектакль куелырга 1 көн кала музыкаларын әзерләп бетерәләр. Яки кайбер композитор үз әсәрен бөтенләй оркестрлый белми (исеме танылган композитор, фамилиясен әйтмим). Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов кебек композиторлар бу хәлне күрсәләр, оялып үләрләр иде. Алар заманында мондый килделе-киттеле композиторларны чыгармаганнар. Һәрберсенең үз стиле, язу өслүбе булган. Һәм профессиональ композиторга куелган таләпләрне үти белгәннәр.

Ә хәзер исә музыканы оркестрлый белмәү – оят күренеш саналмый. Культура дәрәҗәсенең түбәнәюе – коточкыч хәл. Ә халык бу турыда белми, санаулы кеше генә беләдер. Белеп тә, күз йомучылар бар. Һәм бу, асылда, дөрес түгел, – дип, әңгәмәбезне тәмамладык.

Шулай итеп, концерт та башланыр вакыт җиткән иде. Гүзәл ханым белән тагын бер-ике сәгать сөйләшеп утырыр идек, чөнки биреләсе сораулар берсе артыннан берсе туа торды. Әмма вакыт чикле: тамашачы Гүзәл апаның чыгыш ясавын, Шамил Шәрифуллинның әсәрләрен яңгыравын көтә иде.

Кичә Шамил Шәрифуллин әсәрләренең язмаларын тыңлау белән башланды. Гүзәл ханым Әбелханова композитор турында истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук концертта Шамил Шәрифуллинның шәкерте, композитор Илһам Байтирәкнең әсәрләре һәм Милли музыка оркестры җитәкчесе, яшь композитор Айдар Ниязовның композицияләре яңгырады.

Фото: © Айгуль Окутан

  • Шәрифуллин Шамил Камил улы – композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992). 1949 елның 13 сентябрендә Төрекмәнстан ССР Чарджоу өлкәсенең Фараб бистәсендә туган. 2007 елның 25 декабрендә Казанда вафат булды. 1973 елда Казан консерваториясен (А.Лупповта композиция классы) тәмамлый. 1972-1982 елларда Идел буе халыклары музыкасы кабинеты мөдире була.
  • Композитор һәм педагог Шамил Шәрифуллинның 3 хор концерты, 2 симфониясе, симфоник оркестр өчен концертлары, инструменталь әсәрләре һәм күпсанлы җырлары бар. «Мөнәҗәтләр» һәм «Авыл көйләре» исемле хор концертлары өчен, 2005 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. 1976-2001 елларда Казан консерваториясенең теория һәм композиторлык кафедрасында белем бирә, үз укучыларын тәрбияли. Шамил Шәрифуллин татар музыка этнографиясен үстерүгә дә зур өлеш кертә. Фольклор экспедицияләре оештыруда катнаша, аларның нәтиҗәләрен җыентык итеп бастыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100