Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яков Емельянов исемендәге Мәдәни үзәк «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкара

Мәдәни үзәк хезмәткәрләре, республика халкын котлап, композитор Роберт Андреев белән берлектә Татарстанның рәсми булмаган гимнын башкара.

news_top_970_100
Яков Емельянов исемендәге Мәдәни үзәк «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкара

«Мин яратам сине, Татарстан!» җыры Салават Фәтхетдинов башкаруында танылды. Җырны иҗат иткән композитор Роберт Андреев һәм Яков Емельянов исемендәге Мәдәни үзәк хезмәткәрләре башкаруында да тыңлап бәяләгез әле.

Мин яратам сине, Татарстан

Роберт Андреев көе, Роберт Рәкыйпов сүзләре

Мин яратам сине, Татарстан!

Ак карларың барга яратам.

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың барга яратам.


Мин яратам сине, Татарстан!

Горур халкың өчен яратам.

Җан эреткәнн әнкәм теле

Татар телең өчен яратам.


Арыш кырың, урманнарың өчен,

Җәйләүләрең өчен яратам.

Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,

Җәлилләрең өчен яратам.


Мин яратам Әлмәт, Яр Чаллыны,

Киң күңелле Казан каласын.

Илем букетында, Татарстан,

Ал канәфер булып янасың!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100