Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Рим Хәсәнов Наҗар Нәҗмине искә төшерә: “Син - гомер агышларым” (Кышкы романс”) җырының язылу тарихы

5 февральдә "Син - гомер агышларым" ("Кышкы романс") җыры авторларының берсе - шагыйрь Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел булачак. Җырның көен язган композитор - Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов "Татар-информ" өчен махсус язган блогында Наҗар Нәҗми турындагы истәлекләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Композитор Рим Хәсәнов Наҗар Нәҗмине искә төшерә: “Син - гомер агышларым” (Кышкы романс”) җырының язылу тарихы

Язучы, шагыйрь, драматург Наҗар Нәҗми белән аралашканда мин бик яшь идем әле. Ләкин хәзер дә Наҗар Нәҗми белән очрашкандагы дулкынлануны бик яхшы хәтерлим. Бер “дулкынлану” дигән сүз белән генә моны аңлатып бетереп булмый. Минем ул вакыттагы халәтне төрлечә тасвирларга була: соклану, хөрмәт, олылау. Наҗар Нәҗми ниндидер үзенә тартып торган мөлаемлеккә ия иде. Аның искитмәле елмаюы әңгәмәдәшен җәлеп итә, ә яңгыравык тавыш белән көлүе башта шок хәлендә калдырса, соңыннан гомергә ист кала торган гүзәл хатирәгә әйләнә.

Наҗар Нәҗми, гадәттә, кычкырып сөйләшә иде. Ләкин даими аралашулар вакытында берничә тапкыр аның пышылдап сөйләшкәненә дә тап булдым. Мондый хәл, гадәттә, аңа ниндидер әдәби сюжет килгәндә була. Наҗар Нәҗминең пышылдап сөйләшүе яшерен, серле була иде. Һәм ул үзенә килгән төшенгән шушы уйлар белән бүлешкәндә аңлашыла: мондый сюжет турында сөйләргә кирәкми, бу очракта уйлар белән аралашырга кирәк, әмма балыклар, кошлардан аермалы буларак без, кешеләр бу сәләттән мәхрүм...

Наҗар  Нәҗми башкалардан аерылып торды. Ул һәрвакыт табышмак иде. Кәефе бик еш үзгәрүчән булды.Кәефе үзгәргәнен күзләре, йөз чалымнары аша белеп була иде.

Минем шәхес буларак формалашуымда Наҗар Нәҗми искиткеч зур роль уйнады дип әйтә алам. Мин бөтен барлыгым белән әлеге гениаль кешегә охшарга тырыштым. Наҗар Нәҗмидәге иң хөрмәт иткән сыйфатым – аның үзенә, иҗатына булган гаять зур, бернинди компромисска да бармый торган таләпчәнлеге иде.

Һәм мисал рәвешендә “Син гомер агышларым” җырының язылу тарихы турында сөйлисем килә, аны бик күпләр “Кышкы романс” буларак белә. Наҗар Нәҗми пьесасы буенча язылган “Күршеләрдә кунак” спектакленең премьерасыннан соң бөтен труппа Актерлар йортында җыелды. Автор артистларны, спектакльне сәхнәгә куючыларны кичке аш белән сыйлады.Әлеге спектакльдәге бер җырны башкарганнан соң, ул миннән берәр яңа җыр җырлавымны сорады. Ул вакытта мин солдат идем, шәһәргә “увольнительный” белән чыккан вакыт. Хәрби бүлектә төнге каравылда алышынгач, клубка киттем, җиргә төшкән кар бөртекләренә карый-карый пианинода уйнап җибәрдем. “Кышкы романс” җыры шулай туды. Нәкъ шушы  җырны Наҗар Нәҗмигә җырлап күрсәттем дә инде. Шагыйрь икенче көнгә очрашу билгеләде. Икенче көнне ул җырымның үзенә бик ошаганын әйтте. Наҗар Нәҗми әзер көйгә җыр тексты язарга теләге барлыгын әйтте.

Без ул вакытта Наҗар ага белән бик озак утырдык, ул ритмны саклау өчен минем эшләнмәләрем – русча текстымны алып китте.

Дөресен генә әйткәндә, безнең булачак җырыбызның уңыш китерәчәгенә ышанмаган идем мин. Ләкин, берничә көннән Наҗар Нәҗминең шигырен укыгач, тәнемнән ток узган кебек булды. Бу гениаль шигырь иде! Наҗар Нәҗми белән актерлар йортына киттек һәм мин үзебезнең яңа гына язылган “Син гомер агышларым” җырын ун  тапкырлап җырладым. Шагыйрь дә миңа кушылып җырлады, нәтиҗә белән бик кәнәгать булуы сизелеп тора иде. Соңыннан Наҗар Нәҗми, язып тутырылган өч мәктәп дәфтәрен күрсәтеп, мине янә бер кат гаҗәпләндерде. Болар безнең яңа җырның каралама вариантлары иде!

Галимнәр күптәнгән инде уйларның материаль икәнлеген исбатлады. Шәхсән мин үзем моңа һәм тагын шундый серле кайбер күренешләргә ышанам. Әгәр дә җыр авторның күңеле һәм йөрәге аша үткән тирән мәгънә, фикер белән сугарылган икән, көй белән җырның сүзләре дә шуның белән тула. Җырны башкарган вакытта шушы тирән мәгънә ноталар һәм шигырь белән бергә кешенең баш миенә үтеп керә һәм башкаручының психологик халәтен, күңел торышын, авторның бу җырны язгандагы халәтенә якынайта.

Ләкин бу кагыйдәнең бар кешегә дә туры килмәгенен дә әйтергә кирәк. Барлык тереклек кебек үк кеше дә киңкырлы. Һәм, әлбәттә, кешеләр арасында бернинди гипнозга бирешмәүчеләр, уйларның материаль булуына ышанмаучылар да очрый. Мин бу очракта ярата һәм кеше хәленә керү белүче кешеләр турында әйтәм.

Тыныч йокла, кадерле Наҗар агай, бакыйлыкта очрашканчыга кадәр! 

Ихластан Рим Хәсәнов. Башкортстанның Благовар районы, Языково авылы (мин туган җир).






Наҗар Нәҗми (Хәбибнаҗар Нәҗметдин улы Нәҗметдинов) (1918-1999) - Башкортстанның халык шагыйре. Башкортстанның Миңеште авылында (хәзер Дүртөйле районы) туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. Башкортстандагы газета-журналларда эшли, Язучылар берлеге рәисе була. Пьесалар, шигырьләр иҗат итә. 1950 елда беренче җыентыгы басылып чыга. Бик күп популяр җырлар - шул исәптән, "Кышкы романс", "Өфе юкәләре", "Телефоннар шалтырыйлар", "Берәүнең берәвенә", "Юкка түгел, юкка түгелдер" һ.б.

Рим Мәхмүт улы Хәсәнов 1947 елда Башкортстанның Благовар районы Языково авылында туа. Башкортстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Уфаның мактаулы гражданины. Уфа сәнгать училищесында, Уфа Дәүләт сәнгать институтында укыган. Башкорт дәүләт академия театрында эшли, ике ел Австралиядә яшәп иҗат итә. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. 400 дән артык җыр - "Кышкы романс", ""Өфе юкәләре", "Мине юллар чакыра", "Кичер мине, әнкәй, гафу ит", "Юкка түгел, юкка түгелдер" һ.б. авторы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100