Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Рафис Кәлимуллин кунакка килгән әнисенең башына нәрсә кигәнен күрсәтте

Бәйрәмнәр алып баручы әнисен видеога төшергән.

news_top_970_100
Композитор Рафис Кәлимуллин кунакка килгән әнисенең башына нәрсә кигәнен күрсәтте
https://www.instagram.com/rafiskalimullin_official/

Композитор Рафис Кәлимуллин әнисен видеога төшергән. Видеода әнисенең башына балалар эчке киемен киеп, ашарга әзерләп йөргәнлеге күренә.

«Кичә син шалтыраттың да ашыгып чыгып киттем, яулык онытылып калган. Аш янында йөрим бит, чәчем коела, башка нәрсә тапмадым», — ди җырчының әнисе.

«Бу бит минем кызымның трусигы. Дуслар, менә сезгә лайфхак», — дип Рафис Кәлимуллин.

Бу лайфхакны хәзер 50 меңнән артык кеше белә. Инстачыларның кәефе күтәрелгән, шат смайликларның исәбе юк.

«И әйбәт булды әле, бәйләгән яулык төшеп җәфалый иде», «Уйлап тапкан бит менә!»; «Молодец ханым, судан да коры чыгар ул, аптырап кала торганнардан түгел»; «Баштан да төшми, баш та тирләми», «Аш бүлмәсендә эшләү өчен генә бу. Зинһар, урамга алай чыгып китә күрмәгез», — дип шаярган инстачылар.

«Апа әби бит инде сез. Уйланыбрак кыланыгыз, татар әбиләренең бүлмә саен яулыклары була», — дип тәнкыйть язучы бабайга композитор «син үзең әби» дип җавап биргән.

Бу комментарий авторына композиторның әнисе дә җавап биргән: «Мин бит үз өемдә түгел. Сиңа кызык булсын дип уйлап чыгармадым. Бер дә әби булырга җыенмыйм».

Бу гапләшүгә башка инстачы төгәл итеп нокта куйган: «Башка сыярлык трусик кия торган оныгың булгач, әби буласың инде, теләсәң дә, теләмәсәң дә».

Шулай ук «Карарга оят», «Бер кызыгын күрмим, килешми. Кеше көлдерәм дип ни генә кыланмыйлар», «Көлдермәгез инде. Өйдә яулык булмыймыни» кебек комментарийлар да язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100