news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Композитор, музыкант, «Сплин» төркеме катнашучысы вафат булган

Ул НТВ каналында «Намедни», «Программа максимум», «Школа злословия», «Большой брат» тапшыруларына саундтреклар яза.

news_top
Композитор, музыкант, «Сплин» төркеме катнашучысы вафат булган

Россия композиторы, музыкант, «Сплин» һәм «Колибри» төркемнәре катнашучысы Олег Эмиров вафат булган. Аңа 51 яшь иде. Бу турыда РИА Новости яза.

«Колибри» төркеменең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә кайгынамә урнаштырылган. «Сирәк һәм олы сәләтле музыкант иде, югары дәрәҗәдә мәдәниятле, зирәк дус һәм ышанычлы иптәш. Кеше», — диелә хәбәрдә.

Матбугат чаралары язганча, музыкантның йөрәк авырулары булган.

Эмиров 1970 елда Ленинградта туа. НТВ каналында «Намедни», «Программа максимум», «Школа злословия», «Большой брат» тапшыруларына саундтрек яза, «Сплин» төркеменең «Резонанс. Часть первая» альбомын ясый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар