Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Миләүшә Хәйруллина концертында: «Бу концерт – яшь буынның кечкенә җиңүе»

Халыкара фестивальләр лауреаты, композитор, пианист Миләүшә Хәйруллина Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үзенең беренче авторлык концертын куйды. Зур уңыш белән үткән концерт тамашачылар күңеленә хуш килде. Миләүшә Хәйруллинаның концертын «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина карап кайтты.

news_top_970_100
Композитор Миләүшә Хәйруллина концертында: «Бу концерт – яшь буынның кечкенә җиңүе»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Гамәлләребез, иҗатыбыз кешеләрнең күңелләре һәм йөрәкләрендә мәңгегә эз калдыра»

Миләүшә Хәйруллина – татар сәнгате һәм мәдәнияте дөньясында танылып килгән, үз исемен булдырган яшь композитор. Аның беренче авторлык концерты Зур концертлар залы сәхнәсендә куелуы да Миләүшә Хәйруллина иҗатының зур уңыш нәтиҗәсе дип саныйм. Шунысы хак: концерт залы ул көнне туп-тулы иде. Монда Миләүшәнең дуслары-якыннары, хезмәттәшләре генә түгел, аның иҗатына битараф булмаган, аны хөрмәт иткән, җырларын плей-листларда тыңлаган төрле яшьтәге тамашачы килгән иде.

Зал Миләүшәне алкышлап туймады, ә хуш исләр аңкыган чәчәк бәйләмнәре өзелмәде диярлек – Миләүшәне әледән-әле һәр номердан соң кочаклап, аңа рәхмәт әйтеп, чәчкәләр биреп тордылар.

Миләүшә авторлык концертын күптәнге хыялы булуын әйтте. Бу кичәдә ул иҗатташ дуслары белән күңелдән чыккан моңнарын, хисләрен бүләк итте. Ә мин исә һәр җырны күңел аша үткәреп, таң калып, Миләүшә һәм концертта катнашкан аның командасы белән горурланып утырдым. Чөнки бу – Казанда туып үскән татар кызының үз халкы алдында имтихан тотуы, иҗаты белән безне канатландыруы иде. Концертта Миләүшәне җыр сүзләре авторы буларак та ачтым: ул үзенең шигырьләренә үзе үк көй иҗат иткән җырларын да тәкъдим итте.

Тәнәфессез барган концерт шартлы рәвештә 3 өлештән торды: Миләүшә Хәйруллинаның җырлары, спектакльләр өчен язылган җырлар һәм Эльза Исламованың «Любовь и жизнь женщины» альбомыннан җырларның премьерасы. Концерт дәвамында Миләүшә үз әсәрләрен рояльдә уйнады, һәр әсәрнең исеме, авторлары, сүзләре, башкаручының исеме экранда чыга барды. Шулай ук, экраннан һәр әсәргә карата Миләүшәнең шәрехләмәсе, уй-фикерләре белән танышып булды.

Мәсәлән, Айгөл Гардисламова «Татар ханымнары» җырын башкарганда, экранда Миләүшәнең: «Мин татар хатыны-кызы булуым белән горурланам. Мин – хатын-кыз – композитор. Тормышымда бик күп гүзәл ханымнарны очратам, алар илһамландыра һәм мотивация бирә. Әлеге җырны халкыма һәм халкымның гүзәл хатын-кызларына карата мәхәббәт белән иҗат иттем», – дигән сүзләре күрсәтелде.

Сөмбел Кыямова һәм Айрат Ганиев башкаруында «Гаиләм» дигән җырына яңа гына кавышкан 45 яшь пар биегән икән. «Минем музыка белән шундый искитмәле вакыйгалар булып тора, үземнең дөрес юлда булганлыгымны аңлыйм», – дип әйтә Миләүшә әлеге җыры турында. Концертта Алинә Җамалиеваның «Мин килермен» дигән җыры – премьера булды. «Әлеге җырны башкарыр өчен, Алинә Швейцариядән кадәр кайтты. Музыканың җәлеп итү көче шул түгел микән? Сез – бу җырны ишетүче беренче тамашачылар», – ди Миләүшә.

Композитор үзенең беренче җырын 14 яшьтә язуы турында әйтә. «Корабли» – беренче иҗат иткән җырларымның берсе. Мин һәрвакыт үз җырларымнан ояла идем. Һәм, ышаныгыз, шушы оялу һәм курку хисен җиңеп чыгу юлы бик катлаулы булды», – ди ул. Эльза Исламова башкаруында «Бәхетле булсыннар җырларым» җыры – Хәния Фәрхинең Разил Вәлиевтән сорап яздырган җыры. Әмма озак та үтми, Хәния Фәрхи вакытсыз вафат булды – моны Разил Вәлиев авыр кабул итүен җырчыны озатырга килгәч тә әйткән иде. Шулай итеп, шигырьгә көйне кем язар, дигән сорау ачык булып калды.

«Соңрак Разил абый, җыр язуны сорап, миңа мөрәҗәгать итте. Бу җыр тугач, аның бөек артистларга – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов, Рафаэль Сәхәбиев, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхигә багышланырга тиешлеген аңладык. Бүген мин бу исемлеккә Зуля Камалованы да кертәм», – диде Миләүшә Хәйруллина, күптән түгел арабыздан китеп барган Зуля Камалованы искә алып. Хәер, Разил Вәлиев та, кызганыч, инде исән түгел. «Руслан Сәйфетдинов башкаруында «Шагыйрь» җырын язу идеясе Разил абыйның туганнары белән очрашканнан соң туды. Без бу дөньяда барыбыз да кунак кына. Безнең эшләребез, гамәлләребез, иҗатыбыз кешеләрнең күңелләре һәм йөрәкләрендә мәңгегә эз калдыра», – дип шәрехли композитор.

Концертны Артур һәм Эльза Исламовлар, концертта катнашкан барлык башкаручылар катнашында «Казан» һәм «Татарстан» җыры белән тәмамлады. Бу вакытта экраннарда Миләүшә Хәйруллинаның: «Мин үземне Татарстанның амбассадоры дип саныйм. Республикам белән горурланам. Аның бүгенгесе һәм киләчәгенә үз өлешемне кертергә телим һәм тырышам. Чәчәк ат, сөекле Татарстаным!» – дигән күтәренке һәм патриотик рухтагы сүзләре язылган иде.

«Иҗатымның төрлелеген күрсәтеп булуын уйладым»

Иҗат кешесен иҗат кешесе генә аңлый, диләр: концерт башланганчы ук сәхнә артында Миләүшәнең оештыру эшләре белән әзерләнеп йөрүен, бер минут та буш вакыты булмавын күреп, аның белән инде концерт тәмам булгач сөйләшергә булдым. Һәм бу бик дөрес карар булган – Миләүшә белән тынычлап, ашыкмыйча гына аралаштык. Шунысын әйтергә кирәк: бүгенге көндә яшь композитор Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә композиция бүлегендә икенче югары белемен ала. «Казан белән Мәскәү арасында еш йөрергә туры килә», – ди, елмаеп, Миләүшә.

– Миләүшә, беренче авторлык концертың зур масштабта үтте, үзеңә ничек?

– Бик күп эш башкарылды. Үземдә бик күп җаваплылык тойдым. Шуңа күрә хисләнеп йөрергә вакыт булмады, дөресен әйткәндә. Оештыру ягыннан да, артистлар, музыкантлар белән бик күп мәсьәләләрне уйлап бетерергә кирәк иде. Оркестр өчен оркестровканы үзем яздым – бу да үзенә күрә зур эш булды. Шуңа күрә барысы да яхшы үтсә ярар иде, хаталар-ялгышлар булмасын иде, дип борчылган мизгелләр дә булмады түгел. Репетициядәге кебек барысы да төгәл булуын теләдем.

Бик күп кайтавазлар килә. Шуннан чыгып, безнең тырышуларыбыз юкка булмаган, барысы да яхшы булып чыкты, Аллаһка шөкер, дим.

– Концерт кую идеясеннән алып аны тормышка ашыруга кадәр күпме вакыт үтте? «ДәртФест»та да әлеге концертың турында «көне-төне янып йөрим» дип сөйләгән идең. Аренда өчен һәм башкасы өчен акча түләргә кирәклеге турында әйткән идең...

– Узган елның кышында үземнең концертны үткәрү идеясе туды. Язын концертның датасын билгеләдек. «Кави –Сәрвәр» операсы куелганнан соң, ягъни апрельдән соң эшләр башланды.

«Кави – Сәрвәр» операсында җитди музыка яңгырады, ул барлык кешегә дә аңлау өчен җиңел музыка булып тоелмагандыр. Шуннан соң үземне башка яктан күрсәтеп булуын, автор буларак, иҗатымның төрлелеген күрсәтеп булуын уйладым. Шул ук вакытта зур сәхнәдә «Кави – Сәрвәр» кебек күләмле әсәрнең куелуы минем өчен зур әһәмияткә ия булды. Беренче авторлык концертымны мин икенче күләмле проектым буларак кабул иттем.

«Бу концерт – яшь буынның кечкенә җиңүе»

– Хәзер инде барлык нечкәлекләргә төшенгәнсеңдер, сорамыйча кала алмыйм, яшь иҗатчыга, яшь композиторга бүгенге көндә берүзенә концерт кую реаль эшме ул?

– Ярдәмче кеше, продюсер бик кирәк. Әмма алар юк. Синең өчен беркем дә берни эшләп бирми, үзеңнән башка син беркемгә кирәк түгел. Минем зур бәхетем – дусларымның булуы, алар м бик яхшы кешеләр. Концертта алар миңа ярдәм итте. Һәркемнең үз бурычы куелган иде. Минемчә, бу концерт – яшь буынның кечкенә җиңүе иде. Яшь буын дигәндә, «Калеб» яшь буын җыенын искә алып әйтүем. Шагыйрьләр, җырчылар – «Калеб»тән чыккан кешеләр. Концертта яшьләр чыгыш ясады, музыкантлар да, игътибар итсәгез, яшьләр иде. Дмитрий Железнов – шулай ук, яшь дирижер. Вокалистлар да яшь буын вәкилләре иде.

Концертны куярга әзерләнгәндә, аны үзебезчә эшләргә тырыштык: башка концертлардагы кебек, алып баручының халык алдына чыгып, номерны моңсу тавыш белән игълан итүен теләмәдек... Бергәләшеп уйлаштык та, һәр номерның исемен, авторларын экранда гына күрсәтергә уйладык.

– Сез бик оригиналь уйлап тапкансыз моны. Тамашачы да бик ошатты. Экраннарда һәр номерга карата синең фикерләреңне дә укыдык. Бик оригиналь.

– Рәхмәт, Зилә! «Мозговой штурм» оештырган идек шул.

«Заманча академик музыка һәм милли музыканы аерып карыйсым килми»

– Кайтавазлар дигәндә, якыннарыңның тәэсирләре нинди иде?

– Беләсеңме, халык миңа, бер дә иренмичә, озын хатлар язып җибәрә. Рус милләтеннән булган танышларымнан да бик күп хатлар килә, минем өчен хәтта бу – көтелмәгәндә булды. Алар татар мәдәниятенә, татар вокалистларына соклануларын әйтә.

Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган кеше буларак, мин үземне академик дөньядан дип әйтәм, музыкант-танышларым, педагогларым да – академик кешеләр. Шул ук вакытта мин – татар дөньясы кешесе дә. Һәм минем шушы ике дөньяны аерып карыйсым килми. Татар милли музыкасы һәм заманча музыка – минем өчен бербөтен, аларны аерып карау яклы түгелмен. Заманча академик музыка һәм милли музыканы да аерып карыйсым килми.

Авторлык концертымда да татар мәдәниятеннән ерак булган кешеләрне милли мәдәниятебез белән таныштырасым, аның матурлыгын, милләтебезнең искитмәле шагыйрьләре, музыкантлары, җырчылары булуын аларга да күрсәтәсем килде. «Мин үзем дә шул өлкәдә кайныйм, минем өчен ул бик мөһим. Бәлки, ул сезнең күңелләргә дә үтеп керә алыр», – дигән фикерне җиткерәсем килде аларга. Татар тамашачысына музыканың дөнья телендә «сөйләшә алуын» күрсәтәсем килде. Җырларны Җир шарының икенче бер ноктасында күрсәтсәң, халык музыкага да, җырның нинди телдә башкарылганлыгына да сокланачак. Халыкка безнең бер урында тормавыбызны, үсеш кичерүебезне күрсәтергә тырыштым. Шушы ике дөньяны берләштерергә, бер-берсе белән таныштырырга теләдем. Мәсәлән, берәүләр мине – бер яктан, икенчеләре исә икенче яктан гына белә. Концертымда барлык җитеш якларымны күрсәтәсем килде.

«Кешеләр минем җыр язуымны берәр, икешәр ел көтә...»

– Әле шунысы бар әсәрләреңне дә бит төрледән-төрле җырчылар, артистлар башкара: актерлар, опера театры артистлары, эстрада җырчылары, консерваториядә укучы студентлар... Алар бик күп! Җырларың башкаручыны ничек эзләп таба?

– Кайбер җырлар «Безнең җыр» проекты кысаларында иҗат ителде, концерт программасында әлеге проекттан 5 җырым яңгырады. Сер түгел, артистлар миңа бик еш җыр язуымны сорап мөрәҗәгать итә. Кайчак җыр язу идеясе белән шунда ук янып йөри башлыйсың. Әмма күп очракта кешеләр минем җыр язуымны берәр, икешәр ел көтә. «Миңа язарсың әле», – диләр дә: «Язам, язам!» – дип әйтәм. Әмма бу вакытта йә мин берәр проект белән шөгыльләнгән булам, йә вакытым калмый. Башымда инде озын чират «тезелеп баса». Фәлән артистка җыр язам дип вәгъдә иткәч тә, вакыт үтә, ә аннары җыр язгач: «Мин җыр иҗат иттем, ул сиңа туры килер дип уйлыйм», – дигәч: «Ниһаять, мин көттем!» – диләр. Һәр җырның үз тарихы.

– Әсәрләреңне тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгел. Тәнкыйтькә ничек карыйсың: аны кабул итәсеңме, аның белән килешәсеңме, яки кырт кисеп үз фикереңне әйтәсеңме?

– Тәнкыйтькә бик тыныч карыйм. Колак салам, әлбәттә. Үз-үземә дә мин бик каты тәнкыйть белән карыйм. Күбесе тәнкыйтьләргә генә тора. Тәнкыйтьләр урын табылмаса, беркем берни дәшми. Нәрсәдер ошап бетми икән: «Хәзер сөйлим әле мин», – диләр. Миңа калса, гомумән, кешеләргә игелекле була белергә, күбрәк яхшылык турында сөйләргә кирәк. Шунысы да шаккатыра: кайбер кешеләр тәнкыйть сүзләрендә үзләренең «ерак китмәгәнлеген», тәҗрибәсезлеген күрсәтергә оялмый. Кайчак тыңлыйм, укыйм да: «Кирәк бит шундый ахмак кеше булырга!» – дип көлеп җибәрәм дә аннары онытам.

«Ярдәм булса, концертымны кабатлап куярга әзермен»

– Миләүшә, концертны кабатлап куясың килмиме? Мәсәлән, башка залларда?

– Хәзер миңа бик күп кеше котлап яза, шалтырата, урамда да очратып әйтәләр. Сөйләшкән вакытта: «Килә алмадым, форс-мажор булды. Концертыңны тагын куярсың дип өметләнәм, икенче юлы килер идем», – диләр. Үз эчемнән генә: «Моны ничек кабатлап булыр икән соң? Кабатлавы авыр бит», – дип уйлап куям. Кыскасы, концертыма бик күп кеше теге яки бу сәбәпләр аркасында килә алмыйча калган. Бик еш шулай була бит: берәр чара булып узгач резонанс күтәрелә дә, башкалар да килеп карарга кызыга башлый.

Ниндидер ярдәм булса, бик теләп, рәхәтләнеп, авторлык концертымны кабатлап куяр идем. Оркестр, музыкантлар, җырчылар да теләп ризалашырлар иде, дип уйлыйм. Әмма үзеңә генә концертны кую, оештыру бик авыр. Концертлар, гадәттә, алдагы айларга инде билгеләнеп куела. Концертымны кабатлап кую әлегә планнарымда юк. Шуңа күрә, чакырам икән, вакытында килә белсәләр иде.

– Рус телендә «Журналистны аяклары ашата» дигән гыйбарә бар. Ә композиторны?

– Бу сүзләр композиторга да кагыла. Үзең йөрмәсәң, үзең эшләмәсәң, булмый. Беркем дә сиңа әзерләп бирми, барысы да үзебез тырышлык белән.

– Рәхмәт, Миләүшә! Алга таба да иҗат юлыңда зур уңышларга ирешүеңне теләп калам!

Илүсә Хуҗина: «Мин аңа бик зур өметләр баглыйм»

Миләүшә Хәйруллина әсәрләрен башкаручылар яшь композитор турында нәрсә уйлый икән дип, халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Илүсә Хуҗинага мөрәҗәгать иттем. Концертта ул аның «Мин Казанда калам» җырын башкарды. Әлеге җырда Илүсә белән булган хәл сурәтләнә:

– Без Миләүшә белән «Калеб» проектында таныштык. Хәтерлим, ул анда чит композиторларның әсәрләрен уйнаган иде. Шунда мин аның пианист, музыкант буларак оста булуына таң калдым. Ул вакытта мин аның көйләр язуын да ишетеп белә идем. Без аның белән «Безнең җыр» лабораториясендә тагын күрештек. Шуннан соң иң матур җырларыбызның берсе – «Мин Казанда калам» җыры туды.

Миләүшә – бик тирән, ихлас кеше. Яшь булуына карамастан, алдынгы фикерле. Тарихыбызны да истә тотып, киләчәкне күзаллый торган, фикерләүче яшь композиторларыбызның берсе. Җырчы, музыкант һәм аның иҗатын читтән күзәтеп торучы буларак, мин аңа бик зур өметләр баглыйм. Аның тормышы, иҗат юлы якты, озын гомерле, фундаменталь әсәрләр тудыручы, тарихта калучы композитор булыр дип өметләнәм.

Без киләчәктә дә бергәләп иҗат итәрбез дип уйлыйм. Матур кичәдән максималь рәвештә ләззәтләнеп, канатланып, яңа үрләргә бергәләп атларбыз дип өметләнәм, – диде җырчы.

Лилия Гәрәева: «Миләүшәнең музыкасы – халык күңеленә үтеп керә торганнарның берсе»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры урынбасары Лилия Гәрәева Миләүшә Хәйруллина иҗатына гашыйк булуы турында сөйләде:

– Миләүшә белән Кариев театрында Гүзәл Рәмзилевна Сәгыйтова командасында эшләгән вакытта таныштык. Театрда «Калеб» проектларын да алып бардык, шунда аның белән якыннан аралаштык. Кариев театрында куелган спектакльләрдә Миләүшә Хәйруллина композитор буларак музыка язды. «Кәҗүл читек», «Рөстәм маҗаралары», «Тапшырыл...ган хатлар» һ.б. Шул вакытта ук мин аның иҗатына гашыйк булдым. Бүгенге көндә музыка өлкәсендә күңелгә үтеп керерлек әсәрләре булган композиторлар сирәк. Бу турыда үзем дә музыкант буларак аңлап сөйлим. Миләүшәнең музыкасы – халык күңеленә үтеп керә торганнарның берсе. Һәр әсәре профессиональ дәрәҗәдә иҗат ителеп, бөтен нечкәлекләрен, мелодизмны күздә тотып язылган. Спектакльләргә көйләр язу – үзенчәлекле эш. Әле бит образ да тудырырга кирәк. Миләүшәнең көйләре һәр образга, һәр геройга шулкадәр туры килә! Ул аларның нечкәлекләрен сурәтләп, музыка аркылы тасвирлый алган.

Шулай ук, миңа Миләүшәнең «Кави – Сәрвәр» операсында ярдәм итәргә туры килде. Опера язу да – үзенчәлекле, иң авыр жанрларның берсе. Әмма Миләүшә бөтен көчен туплап, сәламәтлеген кызганмыйча бик зур жанрлы әсәр иҗат итеп, халыкка тәкъдим итте, зур уңышларга иреште. Киләчәктә башка композиторларның да әсәрләре өчен мәйданчыклар табылсын иде дип телим.

Кеше буларак, Миләүшә – бик нечкә күңелле, кешене аңлый белә, кешенең хис-кичерешләренә игътибар итә, тоемлый торган кеше. Әлбәттә, бу нечкәлекләр музыкасында да чагылыш таба. Иҗатта да, тормышта да дустанә мөнәсәбәтләрдә, аралашып торабыз. Чара оештырганда да, ул – һәрвакыт ярдәмгә килә торган, эчкерсез кеше. Анда мин-минлек тә, йолдызлану да юк. Ул тырышып-тырмашып, үз көченә таянып эшли. Аллаһы Тәгалә иҗатына да ярдәм сала, уңышларга ирештерәдер дип уйлыйм. Миләүшәнең авторлык концерты да – шуның нәтиҗәсе.

Оештыруда Миләүшәнең, «Калеб»челәр, Кариев театры артистларының зур көче керде. Концертның режиссеры Булат Гатауллин булды. Бөтенебез дә ярдәм итүдә өлеш кертергә тырыштык. Миләүшә – «Калеб» яшь буын җыеныннан үсеп чыккан композитор. «Безнең җыр» проектларында катнашты. Ике проектның да уңышлы җырларының берсе – Миләүшә Хәйруллинаныкы, – диде ул.

«Миләүшәнең музыкасы дәвалый, башка дөньяларга алып китә...»

Концерт тамашасын караган Галия ханым тәэсирләре белән уртаклашты:

– Концерт вакытында күңелем тетрәнде. Баштан кызым миңа: «Әни, миңа каз тәннәре чыкты», – диде. Концертта шундый матур кешеләр катнашты, һәм минем күптән бу кадәр чәчәкләрне күргәнем юк иде! Концертның шәп булачагын һәм шыгрым тулы тамашачылар киләсен, концерттан соң бәхетле кеше булып өйгә кайтып китәчәгемне инде алдан ук белә идем.

Концертта мәхәббәт хисе хөкем сөрде. Миләүшә тамашачы турында да кайгырткан: җыр сүзләрен экраннан карап, кушылып җырларга мөмкин иде, ә телне белмәүчеләр җырның тәрҗемәсен укыды. Кичә дәвамында күз яшьләреннән алып шатлыкка кадәр эмоцияләр давылы купты! Хатын-кызлар турындагы циклдан җырлар йөрәк түрендә урын алды. Ниндидер мизгелдә мин Миләүшәне Диснейдагы Фея итеп күз алдына китердем: уен коралы артында уйнаган Миләүшәгә – Феяга, югары дәрәҗәдәге сыйфатлы музыкага балаларча авызымны ачып сокланып карап утырдым!

Күңелне савыктырганы өчен рәхмәттән башка сүзем юк. Миләүшәнең музыкасы дәвалый, башка дөньяларга алып китә... Аның гаҗәеп үҗәтлеге һәм хезмәт сөючәнлеге, таланты белән беррәттән, ул безгә музыкадан ләззәт алырга мөмкинлек бирде. Миләүшә язган музыкада милли ноталар да бар, туып үскән шәһәрендә, туган телдә иҗат итүе, татар сәнгатенә зур өлеш кертүе өчен рәхмәт.

Миләүшәнең иҗаты бөтен дөньяга танылуын, музыка теленең барлык кешеләргә дә аңлаешлы булуын бик теләр идем. Кызганыч, барлык кичергән хисләрне әйтеп, аңлатып бетереп булмый, шуңа күрә рәхмәт! Миләүшә Хәйруллина яшәгән заманда яшәвем белән бәхетлемен, – дип уртаклашты тамашачы.

… Дөрестән дә, Миләүшә Хәйруллина концертында ике яклап җылылык бөркелде: бер яктан, музыкантларның һәм Миләүшәнең сәхнәдән әсәрләрне күңел җылысын биреп башкаруларында, ә икенче яктан, тамашачыларның һәр әсәрне җылы итеп кабул итүендә иде. Яшь композитор тамашачыларга мөрәҗәгать итеп: «Минем өчен бу – дулкынландыргыч мизгелләр. Игътибарыгызны бүләк иткәнегез, теләктәшлек белдергәнегез өчен рәхмәтлемен. Кичәне лирика, җырлар, романслар белән тулыландырасым килде. Миңа калса, бөтенебезгә дә мәхәббәт, җылылык җитеп бетми. Хисләнеп, моңланып, музыка белән ләззәтләнеп яшик, ярату хисләрен кызганмыйк!» – диде ул. Музыка телен дөньяда яшәүче һәр халык тылмачсыз аңлый бит, иманым камил, Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән музыка да дөнья сәхнәләрендә яңгырар. Vivat Musica!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100