Композитор, музыкант Миләүшә Хәйруллинаның никахы булган. Бу хакта үзенең сәхифәсендә кинорежиссер Александр Далматов хәбәр итә. «Миләүшәне кияүгә бирдек әле. Менә шундыйрак яңалык», – дип яза ул.
Миләүшәнең тормыш иптәше Руслан исемле. Аларның никах мәҗлесе Казандагы кафеларның берсендә узган. Тантананы хәләл туйларда гына эшләүче Айваз Садыйров алып барган.
Яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз! Никахыгыз гомерле, бәхетле булсын!
«Интертат» Миләүшә Хәйруллина белән әңгәмә әзерләгән иде: