news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Композитор Миләүшә Хәйруллина: «Бер төймәгә генә басып, татар классикасын тыңлыйсы килә»

news_top
Композитор Миләүшә Хәйруллина: «Бер төймәгә генә басып, татар классикасын тыңлыйсы килә»
Фото: © «Татар-информ»

Хәерле көн, Миләүшә. Белүемчә, сез музыка өлкәсенә иртә кереп киткәнсез.

Әйе, мин музыка өлкәсендә инде балачактан ук. Хәзер инде үземне иң яшьләрдән урта яшьләргә күчеп баручы буын итеп тоям. Иң яшьләре хәзер үз юлларын башлыйлар. Ә без аларга уңышлар теләп калабыз.

Сөйләшүне «Татарстан аһәңнәре» порталы турында дәвам итик. Сез әлеге порталны төзүгә өлеш керттегезме?

Белешмә: Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең «Татарстан аһәңнәре» порталы 2020 елда булдырылды. Әлеге сайт Татарстан Республикасының музыкаль «архитектурасы» энциклопедиясе буларак төзелде. Биредә бик кыйммәтле һәм уникаль архив-тарих мәгълүматлары, шулай ук биографияләр, афишалар, халыкара, бөтенроссия һәм региональ мәдәни чаралар турында анонслар һәм хисаплар тупланган.

Мин әлеге портал белән бәйле түгел. Ялгышмасам, ул портал – Казан Дәүләт консерваториясенең проекты. Бу – бик файдалы эш. Билгеле бер дәрәҗәдә татар музыкасы архивы буларак сайт эшләү турында күптән инде сүзләр алып барыла. Мөгаен, «Татарстан аһәңнәре» кебек проектлар нигезендә зур «перезапуск» ясарга мөмкиндер. Белүемчә, Композиторлар союзы да моңа охшаш нәрсә булдыру өчен әзерлек алып бара. Мөгаен, күп кенә оешмаларга көчләрен берләштерергә кирәктер.

Ә нигә сез аларны берләштерергә кирәк дип саныйсыз?

Автор буларак әйтә алам: һәр иҗат продукты ясаучы үзе булдыра алганча эшчәнлеген алып бара. Әлбәттә, кемдер активрак, кемнеңдер үзенең сайты бар, кемнеңдер мөмкинлекләре азрак. Һәр автор үз партитуралары өчен җаваплы. Өлешчә ул аларга башкаручыларны табарга, кеше арасына чыгарга ярдәм итәргә тиеш. Ләкин шул ук вакытта, кем ничек булдыра ала – шулай алга бара.

Икенче яктан, әгәр без татар музыкасын бербөтен халыкны, гаять зур традицияне, музыкаль фикер хәрәкәтенең гасырдан артык тарихын, нигез салучылардан алып бүгенге көндәге авторларга, музыкантларга, дирижерларга кадәр ничә буын бәйләнешле адымнар ясалганын чагылдырган зур бердәм кластер дип әйтәбез икән, бу, һичшиксез, күпсанлы кешеләрнең хезмәте, язмышы... Әгәр дә без бу тарихны югалтырга теләмибез, дөньяның музыкаль картасында лаеклы итеп күрсәтергә телибез икән, без мөмкинлекләрне берләштерергә тиеш, чөнки мондый глобальләшү һәм гомумән катлаулы конкуренция процесслары шартларында моны саклап калу авыр.

Әлбәттә, сайт төзелеше интуитив аңлаешлы булырга, төрле бүлекләр структуралап төзелгән булырга тиештер. Мәгълүматтан, ниндидер фәнни мәкаләләрдән, композиторларның биографияләреннән, әсәрләр исемлегеннән тыш, әлбәттә, иң мөһиме – ноталар һәм язмалар порталы булуын теләр идем.

Мондый сайтларга, гомумән, мисал китерә аласызмы?

Classic Online Россия проектлары үрнәгендә шундый портал бар. Әгәр музыкантларга җыр тыңларга, ниндидер әсәр табарга кирәк икән, шунда керәләр. Барысы да язылу сатып алган, шул исәптән, мин дә. Ниндидер сирәк ноталар табарга кирәк булса, мин моны бик рәхәтләнеп кулланам. Шулай ук Борис Таракановның сайты бик күп ноталар китапханәсен үз эченә алган. Бу – ике иң билгеле нота ресурсы. Алардан барлык музыкантлар, тыңлаучылар, оркестрлар, коллективлар файдалана. Мин моның бик зур эш икәнен аңлыйм, әмма ноталар һәм язмалар өчен шундый сайтлар булдыру кирәк дип саныйм. Радио, телевидение фондларыннан язмаларны эзләү, һичшиксез, авыр хезмәт, ләкин моны тупларга кирәк. Без әле ачып карамаган киштәләр артында бик күп кызыклы әйберләр саклана.

Сез бу эшне нәрсәдән башларга кирәк дип уйлыйсыз?

Миңа калса, әгәр безнең республика җитәкчелеге тарафыннан, мөһим концертларны яздырып, теркәп барырга, дигән боерык булса, әйбәт булыр иде. Әлбәттә, теркәп бару яхшы сыйфатта булырга тиешлеге аңлашыла. Мәсәлән, татар музыкасын саклау линиясе буенча яхшы техник дәрәҗәдә концерт төшерә алырлык команда чыга һәм концертны астан-өстән генә түгел, ә бу язманы юридик проблемаларсыз порталга җибәрү өчен төшерәләр.

Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале бар. Аны ел саен Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник академия оркестры үткәрә. Фестиваль өч концертны үз эченә ала. Без, музыка интеллигенциясе, бу концертларның берсен дә калдырмаска тырышабыз, чөнки анда гына без өлкән коллегаларыбыз, өлкән буын композиторларының партитураларын ишетә алабыз. Асылда, бу концертлар – үзенә күрә энҗе бөртекләре. Әгәр дә бу концертлар теркәлгән һәм шунда ук, мәсәлән, нәкъ менә шундый зур милли проект линиясе буенча, махсус милли, бәлки күпмилләтле музыка порталына җибәрелгән булса, сәнгатебезнең үсешенә зур йогынты ясалыр иде. Теләсә нинди оркестрлар, дирижерлар, директорлар, продюсерлар, башкаручылар бу сайтка кереп концерт язмаларын күрер, аудиоларны тыңлар, ноталарны күчереп алырлар иде. Аларның шундый зур мирас белән танышу мөмкинлеге туар иде.

Әгәр һәр чараны шулай теркәп барсалар проблемалар туар, дип уйламыйсызмы?

Аңлашыла ки, авторлык хокукы буенча сораулар бар. Бәлки, һәрбер композитор авторлык хокукын бирергә ризалашмас та, тик күпчелеге, минемчә, риза булыр. Классиклар инде авторлык хокукыннан азат, замандашлар, минем уйлавымча, ноталарының дөнья буйлап таралуын телиләр.

Димәк, портал елдан-ел классик әсәрләр белән дә, заманча әсәрләр белән дә тулылана бара. Менә бу коллекция безнең үзебез өчен зур таяныч булачак, чөнки, минем мәсәлән, милли сәнгать вәкиле буларак, кайчакта бер төймәгә генә басып, ниндидер татар классикасын тыңлыйсым килә. Ул, әлбәттә, бар, шулай да бик чикләнгән санда гына.

Безгә бу эштә ярдәм итә торган заманча чаралар булса, ә иң мөһиме – киләчәк буынга ярдәм итсә, бу бик яхшы булыр иде. Тагын, миңа калса, монда тәрбия моменты зур. Әгәр дә хәзер уку йортларыннан чыгарылачак иң яшь буын милли сәнгатькә карата шундый җитди караш булуын күрсә, алар моның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген аңлаячак. Аларда, мин дә бу өлкәдә эшләргә телим, дигән фикер туачак дип уйлыйм. Мондый сайтларның, порталларның булуы – билгеле бер дәрәҗәдә мотивацияләүче, стимуллаштыручы фактор. Шуңа күрә мин бик күп оешмаларның уртак тырышлыгы белән, барлык мәдәни институтлар диярлек портал булдыруга, милли архивны тәртипкә китерүгә җәлеп ителергә тиеш, дип саныйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар