news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Композитор Марат Мухинның хатыны урамда ятып йоклаган

news_top
Композитор Марат Мухинның хатыны урамда ятып йоклаган
"Татар-информ" архивы

Марат Мухинның тормыш иптәше, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова урамда ятып йоклаган. Баш астына ап-ак тышлы мендәр куйган, өстенә юрган япкан. Дөресен әйткәндә, карлы асфальтта йоклап китә алмаган инде, шуңа телефон карап яткан. Янында бала коляскасы да бар.

«Вакыт булганда йоклап алырга кирәк. Һава торышы яхшы: -27 градус», – дип язган блогер.

«Кеше алдында таеп егылгач, шулай кирәк иде, дигән кыяфәт ясау», «Кайда йоклау мөһим түгел, -40 градуста йоклау өчен кулай вакыт», «Әбиең сүгәчәк – 100 процент беләм», «Бала йоклаганда, үзең дә йокла, дип әйткәндә инде бу», «Мин бит ана», – дип шаярткан аны аңларга тырышучылар.

 

Фото: © Гөлия Вәлиәхмәтованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар