news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Композитор Марат Мухин фамилиясе чит кешенеке булуын әйтте, ә чын фамилиясе нинди?

news_top
Композитор Марат Мухин фамилиясе чит кешенеке булуын әйтте, ә чын фамилиясе нинди?
Фото: социаль челтәрләрдән

Танылган композитор, аранжировка остасы Марат Мухин «ТМТВ» телеканалында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында фамилиясенең тарихы турында сөйләде. Бактың исә, ул аның ата-бабасыныннан калган фамилия  түгел, ә бөтенләй чит кешенеке икән.

«Минем дәү әти – әтиемнең әтисе – студент чакта фамилиясен үзгәрткән. Институтта укыганда шундый мода булганмы инде, уңышка ирешкән кешеләрнең фамилияләрен алганнар. Ниндидер проректор булганмы, шуның фамилиясен алган. 

Әти Лаеш ягыннан, ярты Лаеш – Мухиннар. Беркем үзгәртмәгән, шулай калдырган. Мин бервакыт «дөрес фамилия түгел бит, бабайның чын фамилиясен табып үзгәртергәдер» дип уйлана башладым. Безнең нәселдә Фәхретдиновлар һәм Зиннуровлар булган.

«Әгәр мин Марат Фәхретдинов булсам», – дип, дуслар белән дә сөйләштем.

«Братан, сиңа фамилия үзгәртергә соң инде. Син – Мухин, ул – бренд. Оныт!» – диделәр.

Шуңа «әй, Мухин булган – Мухин инде» дидем дә, шулай калды инде», – дип сөйләде ул.

Композитор чит кеше фамилиясе белән йөрүе турында «ТМТВ» каналы видеосында 40.07 минутта сөйли башлый.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар