news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Композитор Марат Мухинның кызы туган

Ул бу турыда Инстаграм социаль челтәрендә сториста хәбәр итә.

news_top
Композитор Марат Мухинның кызы туган
Марат Мухинның Инстаграм аккаунтыннан

Танылган аранжировщик, композитор Марат Мухин белән хатыны Гөлиянең кызлары туган. Бу турыда композитор Инстаграмда сториста хәбәр итә.

«Матурым, яратканым, рәхмәт кызыбыз өчен!» — дип язган ул.

«Сабыебыз 17:30 сәгатьтә «Красный крест» бала тудыру йортында дөньяга килде. Авырлыгы — 3578 грамм. Әмирә дигән матур исем сайладык. Икесенең дә хәле яхшы, Аллага шөкер», — диде Марат, дип язган «Шәһри Казан».

Яшь әти-әнине сабыйлары тууы белән котлыйбыз! Нәни Әмирә таза-сау, тәүфыйклы, бәхетле бала булып үссен!

Марат Мухинның җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән уртак кызлары Сәфинә бар.

Композитор Марат Мухин белән тормыш иптәше Гөлия бәби көтәләр, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар