Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Марат Мухинның хатыны нәрсә киеп йоклаганын күрсәтте

Танылган блогер Гөлия Вәлиәхмәтова шаян видео төшергән.

news_top_970_100
Композитор Марат Мухинның хатыны нәрсә киеп йоклаганын күрсәтте
«Татар-информ» архивы

Композитор Марат Мухинның хатыны, танылган блогер Гөлия Вәлиәхмәтова виртуаль дусларына шаян видео тәкъдим итә.

Видеода күренгәнчә, социаль челтәрдә аның матур фотосы тора һәм ул бер егет белән әңгәмә кора.

Мин йокларга яттым.

Шундый матур кызның нәрсә киеп йоклаганын төшереп җибәр әле.

Ярар, мин сиңа видео җибәрәм.

Шул вакытта блогер апалар һәм әниләр киеп йоклый торган эчке киемнән бии башлый.

Әллә нинди матур эчке киемнән күрергә өметләнгән кешеләрнең хыяллары чәлперәмә килә. Ә күпчелек язылучыларның кәефе күтәрелгән, тәгәрәп көлгән смайликларның исәбе юк.

«Мин дә яратам мондый эчке күлмәкне. Ул җылы һәм рәхәт», дигән комментарийлар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100