Композитор Марат Мухин белән тормыш иптәше Гөлия бәби көтәләр
Әлеге хәбәрне аранжировка остасы, композитор Марат Мухинның хатыны Гөлия Инстаграм битендә җиткерде.
Инстачыларның: «Бәби көтмисезме әле?» — дигән сорауларына Гөлия: «Көтәбез», - дип җавап кайтарган.
«Йөкле булганчыга кадәр ашамаган берәр гадәти булмаган ризык ашыйсыгыз килмиме?», «Ууу, бик шатбыз сезнең өчен! Бәбинең җенесен белү мәҗлесен оештырасызмы?» — дип сораучылар да булган.
«Кайвакыт көчле газлы Кока-Кола эчәсе килә», «Юк, оештырмадык. Мин андый нәрсәләрне яратып бетермим, ялкауланам», — дип җавап биргән Марат Мухинның тормыш иптәше.