Композитор Ильяс Камал: «Питердан Казанга җаным-тәнем белән ашкынып кайттым»
Алар турында «музыка эчендә яши» яки «музыка белән җенләнгән» диләр. Ильяс Камал миңа гади, балалар кебек беркатлы, тыйнак, шул ук вакытта бик серле композитор булып тоелды. Аның конкуренты кем? Көй ничек языла һәм ни өчен Ильяс Җәүдәт Фәйзи булып иҗат иткән? Болар хакында ул «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә сөйләде.
Йомшак табигатьле, артык сүз әйтмәс, фәкать үз моңы дөньясында кайнаган кеше ул. Әйе, нәкъ Сәйдәшчә! Алдымда бөек композиторыбызга хас тирән уйларга чумган күзләре белән карап, үтә дә инсафлы, тыныч холыкка ия Ильяс Камал утыра. Бу урында гап-гади көй чыгаручы белән түгел, ә якты талант белән эш итүемне аңлап алдым. Сәйдәштә генә була алган гаҗәеп ягымлылыкны мин Ильяста сиздем.
Ильяс Камал берьюлы берничә хезмәттә — дирижер, композитор, эшкәртүче һәм тагын әллә никадәр без белмәгән эшләр. Көч, дәрман, дәрт булганда эшләп калырга кирәк дисәгез дә, коллегалары үзенә шаяртып, болай ди: «Бу кадәр эшләргә ярамый! Тузганчы эшлисең бит, тузганчы!»
«Тәм табып яшәргә кирәк»
Ильяс, хатының Динә дә музыкант. Үзең белән бер өлкәдәге кеше булсын иде дип эзләдеңме аны?
Динә белән музыка училищесында укыган еллардан ук таныш. Консерваториядә дә бергә белем алдык. Бер өлкәдәге кешең булса, якынрак, билгеле. Ул сине яхшырак аңлый. Күптән дуслашкан идек, тора-бара бер-беребезгә якынайдык.
Килешмәс идем. Икегез дә композитор, икегез дә музыкант, иҗат кешесе. Кем-кемнән яхшырак көй язар, дигән ярыш барлыкка килә бит. Ир белән хатын арасында булса да, көндәшлек бар дип әйтәсем килә.
Безнең гаиләгә хас түгел ул. «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә Динә дә, мин дә катнаштык. Динәнең җыры финалга чыкты. Тавыш бирү нәтиҗәсендә Динәнең җыры өстенлек алды. Моңа бик куандым. Үземнеке алга чыкмаганына борчылмадым. Динә җырының оркестровкасын күңелем, җаным биреп эшләдем.
Ир — баш, хатын — муен, дигән традициядән китмибез. Муен кайсы якка борылса, баш та шул якка карый. Бездә дә шулай ул.
Тормышны ничек кабул итәсең?
Тормыш дигәндә, Айдар абый Фәйзрахманов иҗат итеп башкарган җыр искә төшә. «Тормыш — ул серле бер могҗиза» (Илдар Юзеев сүзләре — авт.) Ул, чыннан да, шулай. Тәм табып яшәргә кирәк. Уңайсыз чаклар булгалый. Үткәреп җибәрәсең.
Ильяс, син нинди ир?
Төрле. Барысы да кәефтән тора. Барлык мәсьәләдә дә татулык яклы мин. Бөтен эшләрне, хәтта проблемаларны да тыныч хәл итәргә тырышам. Динә белән холыкларыбыз охшаш. Иҗат кешеләренә хас булганча, эмоциональ без.
Динәне нинди көтелмәгән бүләк белән сөендергәнең булды?
Тәм-томнар, чәчәкләр — барысы да гадәткә кергәнчә.
«Мин барысы белән дә дус»
Композитор көйне иҗат итеп кенә калмый, аны танытырга да тиеш, дигән фикер белән килешәсеңме?
Әсәр язылып, өстәлдә генә ятып калса, аны беркем дә ишетмәячәк. Бу заманда сәламәт булмаган конкуренция бар, барысы да акчага корылган. Сыйфат дәрәҗәсенә килгәндә, ул — төрле. Бөтенесе дә начар димим, талантлы кешеләр дә бар, әмма акча өстенлек ала.
Ярый, бер иҗатчының булышырга кешесе булды, ди. Аны кеше таный башлый. Ә «арттан этеп торучы» кеше булмаса нишләргә?
Катлаулы мәсьәлә. Талантлы кешеләребез бар, ләкин аларны күпләр белми. Бу очракта башкаручылар ярдәмгә килә. Алар талантлы кешене күреп ала икән, акрынлап иҗат әсәрләре сәхнәгә чыга башлый.
Классик сәнгать өлкәсен алыйк, ул тамашачыдан да тора әле. Халык ишеткәч, күтәрелеп китәргә өмет бар.
Ә син нинди юллар белән танылдың?
Үземне танылдым дип санамыйм, мин аңа омтылмыйм да. Күбрәк иҗат итәргә тырышам. Үземнең башкаручы булуым зур плюс, башка композиторларның да әсәрләрен уйныйм. Бу минем балачактагы хыялым иде.
Иҗади берлекләр бар — композиторлар, язучылар, рәссамнар, театр эшлеклеләре. Аларның да максаты — иҗатчыларны аралаштыру, алар арасында яхшы мөнәсәбәт урнаштыру, теләктәшлектә яшәтү, минемчә.
Ильяс, чынбарлыкка аек акыл белән карыйк әле: чын дуслык сирәгәйде хәзер. Бер-берсенең иҗатыннан көнләшмәгән сәнгать кешесе бар микән, ай-һай…
Сирәгәю — яхшы күренеш түгел. Бердәм булырга кирәк.
Бердәмлек турында күпме сөйләсәк тә, аңа карап кына кеше үзгәрмәс шул. Нинди адымнар кирәк моңа, Ильяс?
Сәбәбе табигый — бар кешегә дә җылы урын кирәк. Кайчак хезмәттәшеңә юл бирә белү җитми. Дус-тату яшәсеннәр иде. Аз-азлап бөтен кешегә дә җитәр ул урын. Казан зур, татар халкы өчен иҗатчылар алай күп тә түгел инде.
Иҗатчылар дигәндә, кемнәрне күз уңында тотасың?
Композиторларыбыз аз түгел, халык кына барысын да белеп бетерми. Эльмир Низамов, Алсу Сөнгатуллина, Ләйсән Абдуллина, Гөлнара Тимербулатова, Илдар Камалов һ.б.
Синең көндәшең кем?
…
Көндәшең бер дә юкмыни?
Әйткәнемчә, мин барысы белән дә дус.
Син әйтеп киткән соңгы фамилияләр кызыксындыра. Аларны халык бөтенләй белми бит, ник шулай ул?
Автор-башкаручылар үзләрен таныту максатыннан эшләсә, классик сәнгатьтә башкача. Продюсерлар белән эшләү үтеп кермәгән әле бу даирәгә. Һәм кирәк микән ул?
«Җәүдәт Фәйзи белән „элемтәгә“ кереп иҗат иттем»
Музыканы ничек иҗат итәсең? Бетховен өстенә салкын су койган, Пол Маккартни фермага кайтып язган. Синең гадәти булмаган иҗат итү алымың нинди?
Табигатькә чыгу рухландырып җибәрә. Кайчак төннәр буе утырып чыгам. Иң рәхәте — таң атканда, бөтен кеше йоклаганда иҗат итү. Әмма композитор дигән «эш» юк. Концертлар тормышыннан соң, күбрәк төнлә язам. Хәтта тәмләп йокыга талып, төш күреп ятканда да торып, башка килгән көйне язып калырга туры килә. Алайса онытыла бит.
Графикка бүленеп эшләүне кысаларга кертү дип кабул итәм.
Илһам графикка бүленеп иҗат ителә алмый, тик бу очракта миндә шундый бүленеш.
Узган ел декабрьдә Җәүдәт Фәйзинең «Хуҗа Насретдин» дигән музыкаль комедиясен реставрацияләп, җитмәгән номерларын композитор урынына язып бетереп тәкъдим иттең. Ничек башкарып чыга алдың, сөйләче.
Җәүдәт абыйның бу әсәре узган гасыр уртасында язылган һәм Галиәсгар Камал театрында куелган булган. Замандашлары фикеренчә, материал шактый күләмле иҗат ителгән. Әмма архивлардагы кулъязма материал мескен хәлдә иде, җиде-сигез номерын гына таба алдык. Режиссерлар кыскартып бетергән, дигән фикер дә бар. Ул заманда яшәмәгәч, төгәл әйтә алмыйм.
Кулга эләккән материал аз дәрәҗәдә иде. Югалып калганмы ул, язылып бетмәгәнме — монысы билгесез. Консерваториядәге опера студиясе нәкъ шушы спектакльне куярга ниятләде. Музыкаль спектакль дәрәҗәсенә җиткерү өчен, Җәүдәт абыйның аңы, күзләре, куллары белән иҗат итәргә туры килде.
Пьесада сүзләре булып та, музыкасы язылмыйча калган урыннары бар, кайбер номерларның партитурасы юк, партияләре бар иде. Кайбер кулъязмалар бөтенләй каралып, таушалып беткән. Сүз уңаеннан, Фоат абый Әбүбәкеровка ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт.
Җәүдәт абый синең эчеңә кереп «утырдымы»?
Шулай дисәң дә була, аның стилен истә тотып эш иттем. Башка номерларында булган лейтмотивларны да кулландым. Монда син үзеңнең йөзең белән түгел, Җәүдәт Фәйзи белән «элемтәгә» кереп иҗат итәсең. Ниндидер транс халәттер ул. Моның өчен аның әсәрләрен яхшы белү таләп ителә. Әлбәттә, бу зур җаваплылык та. Композиторның йөзенә кызыллык китермәскә тырыштым. Җәүдәт абыйның туганнары бәяләп, рецензия язып чыкты. Залдагылар: «Кайда Фәйзи дә, кайда Камал?» — дип тә әйтте. Димәк, эшнең нәтиҗәсе булган.
Әйт әле, бу беренче чыныгуыңмы?
Оркестровка, эшкәртмәләр ясаган бар иде. Хәтта башка оркестр өчен дә аранжировка эшләгән булды. Тинчурин театрында «Башмагым JAZZ» музыкаль комедиясенең оригиналь көен саклап калып, джаз стиленә үзгәртү максатын куйдылар. Шулай ук башкарып чыктым.
Сиңа ышанып тапшырылган эш син уйлаганча килеп чыкмаска да мөмкин. Илһам вакытында килмәгәндә ничек котыласың?
Мондый очраклар бихисап. Төннәр йокламыйча, үз-үземне мәҗбүриләргә туры килә. Шулай башлап җибәрсәң, илһамы да килә. Күп очракта шулай языла да әле ул. Иҗат кешесе өчен катгый вакыт кысасына кертү — иң авыр мәсьәлә. Өлгермәсәң, сиңа ышанган кешеләрне, проектны куркыныч астына куясың, дигән сүз.
«Үзешчәннәрнең сәнгать дөньясын басып китүен булдырырга ярамый»
Музыка өлкәсендә нәрсәне үзгәртер идең?
Үзгәртү сүзе дөрес түгел. Музыканың аерым якларын өстенрәк чыгарасы иде. Аны бер композитор җилкәсенә генә дә аударып булмас. Нинди генә өлкәне алсаң да, сыйфатлы музыканы сыйфатсызыннан аерып, балансны көйләргәдер.
Татар музыкасында мондый баланс бармы?
Ул бөтен музыкада да шулай. Мәскәүдә дә шул ук хәл. Эстрада музыкасының төрлесе бар һәм өстенлекне ул ала. Академик музыкага мөмкинлекләр җитеп бетми. Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә шартлар күбрәк, коллективлар да күп.
Яхшы үзгәрешләр, зәвыклы сәнгатьне чыгарырга тырышулар бар. Әмма җиңел түгел.
Мәскәү, Санкт-Петербургтагы коллегаларың бу ситуацияне ничек хәл итә?
Аянычлы хәл инде бу. Коллегаларым үз эшенә тугры булып, эшли бирә. Иҗат кешесенең тормышы актив, уйлап торырга вакыты юк. Ул шулай булырга тиештер дә. Кеше бирелеп, үз эшен башкарса һәм аңа карап башкалар да тартылса, сыйфат ягыннан күтәрелергә этәргеч була. Үзешчәннәрнең сәнгать дөньясын басып китүе ихтимал, моны булдырырга ярамый.
«Үзаңлы кешеләр татар сәнгатенең кадерен ныграк белә»
Ильяс, яшьләр Питерга ашкынганда, син киресенчә Питердан Казанга кайттың. Санкт-Петербургта татар гаиләсенә урын юкмы?
Казан — татар халкы һәм мәдәниятенең башкаласы. Җаным-тәнем белән ашкынып кайттым. Уңайсызлыклар булмыйча калмады. Аннан соң, андагы һава торышы сәламәтлеккә бик үк яхшы түгел.
Санкт-Петербургта татарча эшләргә ихтыяҗ бармы соң?
Татар җәмәгатьчелеге бәйрәм чараларын оештырып торганда катнаша идем, ләкин ул бик сирәк һәм күңелне бастырыр өчен генә. Даими рәвештә татар сәнгате белән шөгыльләнергә мөмкинлек юк.
Ульяннан — Эльмир Низамов, Питердан — син, Пермьнән — Мәсхүт Имашев һ.б. төбәкләрдән татар композиторларыбыз чыккан. Ничек уйлыйсың, бу процесс кайчан да булса тукталмасмы?
Шәхесләребез төрле җирдән булса да, Казанга тартыла. Киләчәктә бу дәвам итәр дип уйлыйм. Башкортстаннан килгән иҗат итүчеләрне беләсез. Казан үзе дә иҗат кешеләрен үстерер дигән оптимистик карашта мин. Монда ике яклы процесс: руслашу һәм үзаң уяну. Менә үзаңлы кешеләр татар сәнгатенең кадерен ныграк белә, читтә яшәгәндә алар моңа сусап тора. Андыйлар Казанга тартыла да инде. Алар бар. Милләтпәрвәр кешеләр күбрәк булсын иде. Сәнгать кешеләренең дә төп максаты — сәнгатькә мәхәббәт уяту. Без үз өлешебезне кертергә тырышабыз, бездән тормаган әйберләр дә бар.
Татарлар бөтен дөнья буйлап сибелеп яши. Ул бөртекләп кенә килеп чыгар. Тамчыдан күл җыела, ди бит.
Син — күпкырлы шәхес. Дирижерлык белән көй язу өлкәсендә күбрәк кайсы якын?
Минем өчен барысы да якын, барысын да бертигез алып барырга тырышам. Һәр кешенең яраткан шөгыле була, төп эштән тыш хобби табалар. Минем исә барысы да бер казанда кайный — композитор булу, дирижерлык итү, эшкәртмәләр ясауны музыка дөньясы берләштерә.
Берсе икенчесенә комачау итмиме?
Ярдәм генә итә. Төшенкелеккә бирелгән вакытлар була, бер генә эштә шөгыльләнгән кешенең көймәсе комга килеп терәлә. Минем икенче юлым да бар, бу яктан мин бәхетле.
Ильяс Камал (Ильяс Фәйзрахман улы Камалов) — композитор, музыкант (виолончель), дирижер, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты (2014), Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры (2019), ТР һәм РФ композиторлар берлекләре әгъзасы (2017).
Ильяс Камалов 1992 елда Санкт-Петербург шәһәрендә, татар гаиләсендә туа. Әтисе — рәссам, дизайнер Фәйзрахман Камалов, әнисе — педагог һәм журналист Гөлзадә Камалова. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен, соңрак Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.