news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Композитор Гүзәлия һәм шагыйрә Эльвира Әхмәтова мәртәбәле бүләккә лаек булган

news_top
Композитор Гүзәлия һәм шагыйрә Эльвира Әхмәтова мәртәбәле бүләккә лаек булган
Фото: Максим Сипачев

Композитор Гүзәлия һәм шагыйрә Эльвира Әхмәтова татар дөньясының иң мәртәбәле бүләге – «Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара Берлеге медале» белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар Конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев карары нигезендә, милләткә олуг хезмәт, татар мәдәниятен, татар сәнгатен дөньяга таныту юнәлешендәге эшчәнлеге өчен, шагыйрә Эльвира Әхмәтова һәм җырчы, композитор Гүзәлия «Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара Берлеге медале» белән бүләкләнделәр.

Авторларга әлеге олуг бүләкне тантаналы рәвештә «Сәйдәш» мәдәният сараенда узган «Бүген яшик!» дип исемләнгән иҗат кичәсендә Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Гүзәлия белән Эльвира Әхмәтова, композитор – шагыйрә тандемы буларак, 6 елдан артык эшлиләр. Бу дәвердә аларның 200дән артык җырлары дөнья күргән, алар арасында хит булып танылып киткәннәре дә шактый. Авторларның җырларын Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Иркә, Раяз Фасыйхов һәм башка танылган артистлар башкара.

Гүзәлия белән Эльвира Әхмәтова тандемы бүгенге көндә татар эстрадасында иң көчле тандемнарның берсе булып исәпләнә. Алар төрле жанрда эшли, шулай ук балалар өчен дә иҗат итә. Авторлар республикада уздырылучы терле музыкаль бәйгеләрдә җиңү яулый, ә җырларын башкарган җырчыларның композицияләре хәтта чит ил музыкаль топ чартларына эләгә. Мисалга Ильвинаның «Әйе, әйе» җыры шундыйлардан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар