news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Композитор Фирзәр Мортазин Буа районында туган авылында тавыш бирде

news_top
Композитор Фирзәр Мортазин Буа районында туган авылында тавыш бирде
Фото: © "Байрак" газетасы

Татарстанның халык артисты, композитор Фирзәр Мортазин Буа районында тавыш бирүдә катнашты. Сайлау участогына ул тормыш иптәше Наилә ханым белән килгән, дип яза «Байрак» газетасы.

Мортазиннар гаиләсе үзләре яшәгән Кайбыч авылындагы № 1205 сайлау участогында тавыш биргән.

Композитор илнең иҗтимагый тормышында катнашуны һәм гражданлык позициясен белдерүне бик мөһим, дип атады.

Фирзәр Мортазин – танылган татар композиторы, җырчы, бик күп популяр җырлар авторы. Ул Буа шәһәренең мактаулы гражданины. Музыкант туган районы белән элемтәләрне өзми, аның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында катнаша.

Фирзәр Мортазин инициативасы белән Кайбыч авылында балалар Сабантуйлары уздырылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар