
Крыжовниктан «Мохито» рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар:
- 350 грамм крыжовник,
- 300-350 грамм шикәр комы,
- 2 телем лимон яки лайм,
- бөтнек.
Чиста 3 литрлы банкага крыжовник, 3-5 зур тармак бөтнек һәм 2 телем лимон яки лайм салырга, өстенә кайнаган су коярга. Банканы капкач белән капларга һәм 15-20 минутка калдырырга.
Аннары суын кәстрүлгә бушатырга, 300 грамм шикәр комы салырга һәм кайнатырга куярга. Сироп кайнап чыккач та банкага тутырырга һәм капкач белән ябарга. Әзер компот-мохитоны төреп куярга.