Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Компост турында нәрсә белергә кирәк?

Туфрак ашламасы (компост) әзерләгәндә кайбер кагыйдәләрне истән чыгармау зарур.

news_top_970_100
Компост турында нәрсә белергә кирәк?
pixabay.com

Компост күче — бөтен органик калдыклар җыелмасы ул. Халыкта: «Җир кайчандыр кешеләргә биргәнне үзенә яңадан кабул итә», — дигән сүз дә бар.

Туфрак ашламасы өчен урын сайлаганда кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

Иң беренче кагыйдә — ул суларга тиеш. Ашлама ясалачак урынны койма белән әйләндереп алу да комачау итмәс. Аны бакчаның киләсе елга түтәлләр ясалачак һәм үсемлекләр утыртылачак өлешенә урнаштырыгыз.

Ашламаның аскы өлешенә тавык яки сыер тиресе салып калдырыла. Аның өстенә аз гына туфрак сибелә. 

Икенче катка агач, кәбестә яфраклары, вакланган ботаклар, яшелчә калдыклары салырга мөмкин.

Компостта иң мөһим компонент — коелган җиләк-җимешләр һәм яфраклар. Чабылган үләнне чермичә, парланырлык итеп, җиңелчә генә киптерәләр.

Туфракның өстенә мул итеп көл сибәләр. Бу турыда онытырга ярамый! 

Компостның өстен кояш нурлары кермәслек итеп капларга, кыр-кырыйларын ачык калдырырга кирәк. 

Мондый күчтә коелган әйберләрнең бөтен чирләре «янып» бетә. Хәтта коелган алмалар өчен бакчаның икенче почмагында аерым күч ясарга да мөмкин. Моның өчен чокыр казып, аңа чирле җимешләрне тутырырга, өсләренә күп итеп көл сибәргә кирәк. 

Парлану процессын яхшырту һәм һава кертү өчен, күчне вакыт-вакыт селкетеп, кабарткалап торыгыз. Бакчага еш килә алмаганда, күчнең төбенә кадәр төшереп, нәкъ уртасына пластик торба куеп калдырырга була. Ул күчне җилләтәчәк.

Компостны, ашлама итеп кулланудан тыш, участоктагы туфракны йомшарту өчен дә файдаланырга мөмкин. 

Җитешкән компост караңгы-көрән төскә керә, дымлы була, аннан урман туфрагы исе килә. 

Кышка керер алдыннан компостның өстен пленка белән ябып калдыру яхшы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100