Җырчы, Салават Фәтхетдинов командасы артисты Рәзил Исмәгыйлев гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Тормыш иптәше Алисә белән алар икенче тапкыр әти-әни булган. Гаиләдә ир бала дөньяга аваз салган.
Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Аллаһка мең шөкер, Әлһәмдүлилләһ. Малайлы да булдык. Рәхмәт улыбыз өчен, яратабыз. Комплект, Аллаһка шөкер», – дип язган ул үзенең сәхифәсендә.
Фото: © Рәзил Исмәгыйлевның социаль челтәреннән