news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коммунистлар да хыянәт итә: Павел Грудинин 37 ел торган хатыны белән смс-аша аерылышкан

Ирина Грудинина ирен "йөрер дә кайтыр" дип көткән булган.

news_top
Коммунистлар да хыянәт итә: Павел Грудинин 37 ел торган хатыны белән смс-аша аерылышкан
Коммунистлар партиясеннән Россия Президенты вазифасына кандидат, "Ленин исемендәге совхоз" директоры Павел Грудинин 37 ел бергә яшәгән хатыны белән аерылышты. Бу турыда "Вести"каналы хәбәр итте.

Грудинин һәм аның хатыны Ирина икесе дә судка килмәгән. Майда бирелгән гариза буенча, суд аларны июньдә аерган.

Ирина Грудинина  "Прямой эфир с Андреем Малаховым" тапшыруында иренең күп тапкыр үзенә хыянәт итүе турында сөйләгән. Тик алар бергә яшәвен дәвам иткән. Бу юлы да хатын ире белән аерылышу турында ышанмаган булган. Ул ирен "йөрер дә кайтыр" дип көткән.



Ләкин бу юлы хатын аерылышу турында смс-хәбәр аша белгән. Павел Грудинин бу хакта хатыны белән шәхсән очрашып сөйләшеп тормаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар