Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коммуналка өчен счет-фактурадагы хезмәтләрнең кайсыларыннан баш тартып була?

news_top_970_100

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүнең мәҗбүриләре һәм мәҗбүри булмаганнары бар. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Мәҗбүри булмаган түләүләрдән баш тартып була. Бу турыда Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслары кафедрасы профессоры Юлия Финогенова сөйләгән.

Икътисадчы искәрткәнчә, фатирда яшәүчеләргә су, ташландык суларны агызу, чүп-чар чыгару, җылыту, электр һәм газ белән тәэмин иткән өчен түләүләр мәҗбүри.

Шул ук вакытта идарәче компания күрсәтә торган өстәмә хезмәтләр бар – мәсәлән, телевидение һәм радио, торак бинаны иминиятләштерү, диспетчер, консьерж, подъездда видеокүзәтү. Болар өчен түләү мәҗбүри булып саналмый.

«Болар барысы да квитанциягә кертелергә мөмкин, ләкин алар йортта яшәүчеләр һәм идарәче компания вәкилләре катнашындагы җыелышта расланган һәм идарәче компания белән килешүдә теркәлгән хезмәтләр исемлегенә керми», – ди Финогенова.

Белгеч сүзләренчә, идарәче компания торакта яшәүчеләргә актуаль булмаган тәкъдимнәр өчен түләттерә башласа, алардан баш тарту турында гариза язарга һәм хезмәт күрсәтүчегә җибәрергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100