Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коммуналка өчен счет-фактурада барлыкка килгән «Фонд ЖКХ РТ» өчен түләү нәрсәне аңлата?

news_top_970_100
Коммуналка өчен счет-фактурада барлыкка килгән «Фонд ЖКХ РТ» өчен түләү нәрсәне аңлата?
"Татар-информ" архивы

Быел гыйнварда коммуналь хезмәтләр өчен счет-фактурада «Фонд ЖКХ РТ» дигән түләү барлыкка килде. Квитанциядә, биналарны капиталь ремонтлау өчен взносны НО «Фонд ЖКХ РТ» кабул итә, дип язылган. Акчаны кабул итә торган ведомство икәү дә булырга мөмкин – Идарәче компания (УК) һәм Фонд язылган.

Бу яңалык нәрсә белән бәйле һәм күп катлы йортта яшәүчеләр өчен нәрсә үзгәрә? Бу түләүләрнең кая китүе хакында «Челнинские известия» яза.

«Без барыбыз да – күп катлы йорт милекчеләре, торак-коммуналь хезмәтләр өчен ЕРРЦга бердәм счет-фактура буенча түлибез. Акчалар шунда коммуналь хезмәтләрне тәэминатчы компанияләргә һәм идарәче компанияләргә – торак фонды белән идарә итү һәм тәэмин итү өчен бүленә. Шуннан соң гына Идарәче компания акчаны капиталь ремонт өчен Татарстанда йортларны капиталь ремонтлау буенча төбәк операторына күчерә иде.

Хәзер бу схеманы алмаштырдылар. Капиталь ремонт өчен акча ЕРРЦдан турыдан-туры «Фонд ЖКХ РТ» оешмасына китә, Идарәче компания рәвешендәге арадашчы булмый. Бу акча эшләрне бүлүчегә тулы күләмдә турыдан-туры барып ирешсен өчен эшләнә. Милекче өчен берни дә үзгәрми», – дип аңлаткан Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге директоры Дмитрий Романов.

Квитанциядә ике алучы компания язылган очракта, коммуналка өчен бурычлар бар, дигән сүз.

«Капремонт өчен генә бурыч түгел, бөтен хезмәтләр буенча бурычлар, аларны программа бөтен позицияләргә пропорциональ рәвештә бүлә», – дигән Романов.

2023 елның 1 гыйнварыннан капиталь ремонт өчен түләү артты, ул квадрат метрдан 6,95 сум тәшкил итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100