Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар булу өйдән куып чыгару өчен соңгы чара булып тора һәм суд карары буенча гына кулланыла. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Александр Якубовский сөйләгән дип яза RT сайты.
Аның сүзләренчә, фатир хуҗасын торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурыч өчен өеннән куып чыгармыйлар: суд бурычны түләтергә, пенялар исәпләргә, хисапларга яки мөлкәткә арест салырга мөмкин, әмма милек хокукы саклана.
«Бердәнбер искәрмә – әгәр торак бердәнбер булмаса һәм, мәсәлән, инвестиция максатларында кулланылса, тик практикада мондый очраклар сирәк», – дигән депутат.
Ә менә торакта социаль найм килешүе буенча яшәүчеләр белән вазгыять башкачарак. Депутат аңлатканча, әгәр бурыч җитди сәбәпләрсез алты айдан артык түләнмәсә, суд торактан чыгару карарын кабул итәргә мөмкин, шул ук вакытта бурычлы кешегә санитария нормаларына туры килә торган кечерәк мәйданлы башка торак урын бирелергә тиеш.
«Шул ук вакытта суд һәрвакытта вазгыятьнең бөтен шартларын: балигъ булмаган балалар булуны, инвалидлык, каты авыру, эш югалту очракларын тикшерә», – дигән Якубовский.
Әгәр дә бурыч барлыкка килүенең объектив сәбәпләре бар һәм аны түләү омтылышлары ясала икән, суд, кагыйдә буларак, бурычны реструктуризацияләү белән генә чикләнә, ә «урамга» чыгарып җибәрү закон тарафыннан рөхсәт ителми, дип өстәгән ул.