Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коммуналь хезмәтләрне ничек итеп юлдагы карны чистартырга мәҗбүр итәргә?

Эксперт шәһәр халкына кардан арыну өчен киңәш бирде.

news_top_970_100
Коммуналь хезмәтләрне ничек итеп юлдагы карны чистартырга мәҗбүр итәргә?
Салават Камалетдинов

«ТКХда халык контроле» координацион советы рәисе Роман Казаков ТВК каналына интервьюда коммуналь хезмәтләрне күп катлы йортлар янындагы юлларны даими рәвештә кардан чистартырга мәҗбүр итү өчен киңәш биргән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Идарәче компания юлны асфальтка кадәр чистартырга тиеш булуы беркайда да язылмаган. Бу пунктны килешүдә язарга һәм ниндидер финанслауны билгеләргә кирәк. Алдан каралмаса да, торак хезмәтләре буенча түләнгән акча бераз артык калган очракта, бу мәсьәләне гомуми җыелышта яки йорт советында хәл итеп була. Хәл иткәч, протокол рәсмиләштереп, идарәче компаниягә тапшырырга кирәк», — ди эксперт.

Шулай итеп, торак компаниясе законлы рәвештә махсус техника һәм эшчеләр яллый ала.

Белгеч сүзләренчә, агымдагы кагыйдәне бозулар булган аерым очракларда Төзелеш күзәтчелеге хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге хезмәт тикшерү уздыра һәм административ күрсәтмә акты чыгара. Аны үтәмәгән очракта идарәче компанияне җаваплылыкка тартырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100