Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коммуналь фатирда яшәүче егет дүрт метрлы питон асрый (видео)

Күршеләр еланнан куркып, прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
Коммуналь фатирда яшәүче егет дүрт метрлы питон асрый (видео)
https://pixabay.com/

Петербург шәһәрендәге коммуналь фатирларның берсендә яшәүче Андрей исемле ир-ат өендә зур питон асрый. Күршедә яшәүче хатын куркуга калган һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Андрей үзе питонны 2009 елдан бирле асравын сөйли. Ул вакытта елан «шнур кебек кенә» булган. Хәзер еланның озынлыгы 4 метрга җиткән. Питон бүлмә буйлап тыныч кына шуышып йөри, еш кына хуҗасының аяклары янында ята.

Хуҗа кеше күршеләрнең барысы да питонга яхшы мөнәсәбәттә дип саный, бары тик бер күрше хатын гына Андрейга дәгъва белдерә. Биредә дүрт гаилә яши икән, бер бүлмә буш тора.

Күрше хатын бу фатирда яшәүче башка кешеләрне дә «вак көнкүреш вакыйгалары» өчен гаепли. Биредә яшәүчеләр бу хатын белән берничә тапкыр судлашып йөргән инде. Хәзер хатын елан хуҗасына да дәгъва белдереп, шикаять язган.

Андрей питоннарны кешеләр белән дустанә мөнәсәбәттә булуын сөйли. Әгәр елан кеше белән еш аралашса, ул «туганлашып» бетә, ди. Андрей питонга башта башкорт телендә «изге елан» мәгънәсен аңлата торган исем кушкан, аннары әйтергә авыр булгач, Тонночка дип кенә йөртә башлаган.

  • Питоннар табигатьтә тропик урманнарда, саваннада, сазлыклы урыннарда яши. Еш кына су буйларына оялыйлар. Питон вак имезүчеләр, кошлар белән тукланалар. Зур питон шакалларны да йота ала. Питон ел ярым дәвамында ашамыйча яши ала, диелә Википедиядә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100