Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Комментарийлар кайнар булыр кебек» – Илсөя Бәдретдинованың чираттагы дуэты кем белән?

news_top_970_100
«Комментарийлар кайнар булыр кебек» – Илсөя Бәдретдинованың чираттагы дуэты кем белән?
Илсөя Бәдретдинованың шәхси аккаунтындагы видеодан скриншот

Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан тамашачылары өчен чираттагы «тәмлүшкә» – яңа дуэт. Бу юлы ул композитор Илдүс Дәвләнов белән.

Моңа кадәр Илсөянең Илдүс иҗат иткән җырларны җырлаганы бар иде инде. Иҗатташ дуслар менә уртак җыр да яздырырганнар.

«Яңа җыр! Яңа дуэт! «Кызыл иннек». Davlyan һәм Илсөя. Рәхим итеп тыңлап карагыз әле... Комментарийлар кайнар булыр кебек.

Миләүшә Әфләтунова сүзләре, Davlyan көе, аранжировкасы һәм тавыш яздыру. Барлык музыкаль мәйданнарда», – дип язган Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә.

«Бет чәйнәүчеләр булыр инде, аларсыз – дөнья җансыз. Дәвләновта иҗади алга китеш сизелә, маладис», «Шәп җыр», «Заманча», «Ва-а-а-у-у, вәт яңалык», – дип бәяләгәннәр җырчының виртуаль дуслары.

«Илнур ныграк килешә, аның йөзе ирләрчәрәк», – дип, Илсөя белән алдан дуэт җырлаган Илнур Коләхмәтовны искә алучы да булган.

«Попкорн артыннан барып килим әле, аннары, җайлап, комментарийлар укый башлармын», – дип, гайбәтләргә өметләнгән берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100