Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Комлыкта ял иткәндә килеп чыккан низагтан соң, яшь егет комага киткән

news_top_970_100
Комлыкта ял иткәндә килеп чыккан низагтан соң, яшь егет комага киткән
"Татар-информ" архивы

Новочеркасск шәһәрендә 27 яшьлек Дмитрийга җәй көне һөҗүм итәләр. Билгесез егетләр Дмитрийны кыйнап ташлый, ул комага китә һәм могҗиза белән генә исән кала. Хәзер ул аңына килгән, гәүдәсенең бер өлеше параличланган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 18 августта була. Дмитрийның анасы Марина сүзләренчә, егет дусты белән шәһәр комлыгында ял иткәндә, үсмерләр белән низаг чыга. Үсмерләр талаша, ташлар ыргыта, аннары ир-атлар үсмерләр артыннан чаба.

Аннары алар өлкәннәр белән очраша. Дмитрий белән аның дустын нәкъ менә шушы өлкәннәр кыйный. Дмитрийны ашыгыч ярдәм белән алып китәләр, ул комага китә. Дмитрийның иптәшенең борыны сына.

Марина сүзләренчә, егетнең сул ягы тулысынча параличланган. «Аның хәтере бар, сөйләшә ала. Сул ягы хәрәкәтләнми. Ул әле нормаль тормышка кайта алачак, дип фаразлыйлар», – ди әни кеше.

Полиция тикшерү башлаган, аннары җинаять эше дә ачылган. Җинаятьтә шикләнелүчеләр дә бар. «Гаеплеләр җәзасын алыр дип өметләнәм», – ди әни кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100