Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Комида рельсларда чыгып ауган поезддагы ике кеше һәлак булган

news_top_970_100
Комида рельсларда чыгып ауган поезддагы ике кеше һәлак булган

Кичә Воркута – Новороссийск поездының 9 вагоны Коми республикасында рельслардан чыгып ауды. 70тән артык кеше тән җәрәхәтләре алган. 10 кешенең хәле авыр, диелә. Аларны фаҗига булган урынга килгән поезд белән алып киткәннәр. Аякларында басып торган кешеләр киләсе станциягә кадәр 10н километр җәяү киткән.

Поездда булырга тиешле 2 кешене әлегә кадәр ачыклый алмыйлар. Алар – 49 яшьлек ир һәм 15 яшьлек кыз. Иртән поездда 2 кешенең мәете табылуы хәбәр ителде, әмма бу шушы пассажирлармы – анысы әлегә билгеле түгел.

«База» язуынча, 15 яшьлек кызны таба алмыйлар. Ул үзе генә булган. Гаилә яңа шәһәргә – Пензага күченгән. Әтисе-әнисе алданрак, автомобильдә чыгып китәләр. Ә кыз, аттестат алырга кирәк булу сәбәпле, апасы белән өйдә кала. Кызны поездга якыннары утыртып чыгарып җибәрә, проводник әтисенең танышы була. 18.00 тирәсендә кыз, шалтыратып, бар да тәртип икәнен әйтә. Аннары ул бүтән элемтәгә чыкмый.

Һәлакәтнең сәбәбе – су тимер юл астындагы күтәрмәне ашаган, дип фаразлана. Поезд астындагы рельслар составны чыдатмаган, һәм вагоннар ауган. Машинист, юлның начар хәлдә икәнен күреп, стоп-кранга баскан, әмма поезд туктап өлгермәгән.

Шаһитлар сөйләвенчә, башта поезд чайкала, өстәге әйберләр, кешеләр очып төшә башлаган, аннары вагон рельслардан чыккач, кайберәүләр тәрәзәне ватып суга төшкән.

Һәлакәткә кадәр 2 атна элек җирле хакимияткә бу урынны ремонтлау турында үтенеч килгән. Җирле хакимият ремонтлану турында хисап тоткан, фотолар да элеп куйган. Фотоларга караганда, хакимият бармакка бармак та сукмаган.

Воркутада яшәүче Алена Михайличенко фаҗига булыр алдыннан берничә минут кала гына поезддан төшеп калган. Аннары ул үзе утырып барган вагон ауганын белгән. Ул айга 2 тапкыр командировкага бара торган булган – яки Интага, яки Печорага. Бу юлы Печорага чыгып китә, аңа Интага барырга кушалар. Ул төшеп кала, һәм ул төшүгә үк, поезд һәлакәткә юлыга. Алена поезддан төшәр алдыннан тәрәзәдәге күренешне һәм үзен фотога төшереп алган була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100