Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Комида пассажир поезды рельслардан чыгып ауган: вагоннарда 200дән артык кеше булган

news_top_970_100
Комида пассажир поезды рельслардан чыгып ауган: вагоннарда 200дән артык кеше булган

Коми республикасының Инта шәһәре янында Воркута – Новороссийск поездының 9 вагоны рельслардан чыгып ауган. Поездда барлыгы 14 вагон булган, анда 232 пассажир булган.

Ауган поездлардагы кешеләрне тәрәзәләрне ватып алганнар. Барлыгы 70 кеше каза күргән. Күпчелеге башын бәрүгә зарлана. 6 кешенең хәле авыр, алар каты травма алган. Аларны поезддан чыгара алмыйлар – кысылып калганнар. Һәлак булучылар юк.

Юл булмау сәбәпле, поезд ауган урынга табиблар килә алмый икән. Шуңа күрә алар поезд белән килгән. «Ашыгыч ярдәм» машинасындагы табиблар килә алмау сәбәбен видеога төшергән.

Сәбәп – тимер юлны су юган, рельслар астындагы грунтны юдырган. «Тимер юл транспортын эксплуатацияләүдә куркынычсызлык кагыйдәсен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100