Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Комида пассажир самолеты шассисыз төшеп утырган

Пассажирларның барысы да исән сау.

news_top_970_100
Комида пассажир самолеты шассисыз төшеп утырган
авариянең шаһиты төшергән фото

UTair авиакомпаниясенең Мәскәү-Усинск рейсы буенча очкан самолеты аэропортка каты итеп төшеп утырган дип хәбәр итә РИА Новости. Җиргә төшеп утырганда самолет койрыгы белән бәрелгән.

Александра Нехорошева РЕН-ТВ телеканалына "башта ук нәрсәдер дөрес түгел иде", дигән. Көчле итеп җил искән, самолет корсагына төшеп утырган һәм каты итеп бәрелгән.

Самолет кар көртенә төртелеп туктаган. Керосин ага башлаган, кешеләрне чыгарып өлгергәннәр.

Пассажирларның берсе самолетның төшеп утырган мизгелен видеога төшереп алган.

"Шасси сынды, бозда шуып бардык", - дип сөйләгән Александр. Самолетның эчендәге җиһазлар вакылган. Пассажирларны тиз генә чыгарып өлгергәннәр. Урамда 20 градус салкын булган. Эвакуация вакытында кемнәрдәдер паника башланган, әмма ирләр: "Паникасыз гына, тыныч чыгабыз!" дип кычкыргач, кешеләр тынычланган.

Росавиациядә самолетның шассилары белән проблема булуын әйткәннәр. Бу вакыйганың сәбәпчесе көчле җил булуы да ихтимал дип кисәтәләр. Каза күрүчеләр юк, 94 пассажир да исән-сау, берсе генә тезен бәреп авырттырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100